ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстаннан Петербурга беренче ашлык экспрессы китте

Горький тимер юлы беренче тапкыр ашлыкны Татарстаннан Санкт-Петербургка алып китте.

3,2 мең тонналы 44 вагоннан торган состав Юдино станциясеннән төньяк башкалага юнәлде, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Яңа юнәлеш Төньяк-Көнбатыш портларына даими рәвештә йөкләр җибәрү өчен эшләнгән. Портка килгәннән соң йөк Көньяк Африкага экспортка китә.

Гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда тимер юл станцияләрендә 540 мең тоннага якын ашлык җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,4 процентка  күбрәк.

 

 

 


Нет комментариев