Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татнефть»нең Нефть музее «Антресольдән тарих» күргәзмәсен бергәләп оештырырга чакыра

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Татнефть» нефть музее «Антресольдән тарих» күргәзмәсенең автордашы булырга чакыра.

Төбәгебез елъязмасын язуда сез дә катнаша аласыз, моның өчен узган еллар чорындагы ядкарьләр белән бүлешә аласыз. Көнкүреш әйберләре, инструментлар, техника, документлар, фотографияләр һәм башка артефактлар аеруча кыйммәтле булачак, дип хәбәр итә Нефть музее.  

Буыннар хәтерен саклауга керткән бәһасез өлешегез мәңгеләштерелсен өчен, һәрбер предмет кадерләп кабул ителәчәк, җентекләп өйрәнеләчәк һәм горурланып күргәзмәгә тәкъдим ителәчәк.

Экспонатлар сишәмбедән шимбәгә кадәр, 8:00 дән 17:00 гә кадәр Лениногорскидагы Нефть музеенда, адресы:  Ленин урамы, 3нче йортта кабул ителә.

Күргәзмә декабрьдән февральгә кадәр эшләячәк.


Керү ирекле.
6+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев