Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Төн җитү белән өйдә кемдер йөри башлый»

Бу хәл күптән булса да, гомерлеккә хәтеремдә уелып калды.

Кияүгә чыккач авыл читендә йорт салып кердек.  Ул урында салырга ярамый дип киңәш итүчеләр булган иде, яшьлегебез белән тыңламадык. Имеш, анда җен юлы уза.

Йортны салып тыныч кына яши башладык. Иремнең эшендә командировкалар да була, кайбер төннәрне үземә генә кунарга туры килә. Шундый чакларда төнен кемдер өй чормасында йөри башлый. Атлаганы ачык ишетелә, ул баскан саен түшәмнәр селкенеп, туфрак коелып китә.

Мин ул вакытларда белгән догаларымны укыйм. Үземә зыян салмый. Болар турында иремә сөйләгәч, башта ул ышанмады, аннан җенне алдарга булдык.

Бердәнбер көнне ирем, базга төшеп, өстенә бисмиллалап җәймә каплап ятты. Менә төн уртасы җитте, чормада кабат аяк тавышлары башланды. Мин баз ишеген ачып куйдым, ирем хәтта аннан түшәм шыгырдавын ишетеп торган, ул алдан әзерләгән чыбыркысын тотып, баздан атылып чыгып чормага менеп китте һәм сүгенә-сүгенә чыбыркы белән кемнедер кыйнаганы ишетелде.

Җенне яки дога укып, яки сүгенеп куркытып була диләр, ирем догага караганда, сүгенүне сайлаган. Ирем чормадан төшеп яныма килеп утырды. Аның күзенә бернәрсә дә күренмәгән, ләкин ул: “Монда башка йөрмә, йөрмә”, – дип кабатлап, чыбыркы шартлатып, буш һаваны ярган. Бу хәлдән соң чормада аяк тавышлары ишетелмәде, ә инде бераздан без шәһәргә күчеп киттек.

 

Чыганак: https://tulpar.info

 https://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/en-iulyna-iort-salsan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев