Ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә.
Бу көнне бөтен дөнья һәлак булганнарны искә алу һәм аларның якыннарына ярдәм белдерү өчен берләшә. Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе республика халкы өчен юлларда иминлек мәсьәләләренә багышланган видеороликлар сериясен әзерләде.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне тормышның никадәр кадерле булуын һәм юлдагы хаталарның нинди җитди нәтиҗәләргә китерүен искә төшерә. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, быелның 10 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 271 кеше һәлак булган, тагын 3050 кеше зыян күргән. Проект юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибар җәлеп итү һәм юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелгәннәрнең барысын да искә алу максатыннан булдырылган.
Һәр видеоролик юлдагы тәртипнең мөһим якларының берсенә багышлана. Әйтик, видеоларның берсендә руль артында йокы һәм ял режимын саклау темасы күтәрелә. Җиңел автомобиль йөртүче ир кич белән соң гына трассадан бара. Шул вакытта аңа кече улы телефонга хәбәр яза. Ир хәбәрне укып елмая, әмма арыганлыктан игътибарын югалта һәм ахыр чиктә йоклап китә. Нәтиҗәдә, ул үзе өчен үлемгә китерә торган каршы якка бәрелешкә юл куя.
«Арыдыңмы? Тукта! Югыйсә йокың мәңгелек булырга мөмкин», — дип өнди видеоролик авторлары.
Башка роликларда җәяүлеләргә карата игътибарлы булу, балаларның имгәнүләрен кисәтү һәм куркыныч маневрлардан баш тарту темалары күтәрелә.
Нет комментариев