ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында больничныйны Мах аша ничек ябарга икәнен сөйләделәр

«Макс»та «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» боты булдырылган.

«Макс» мессенджер аша больничныйны ничек ябарга икәнен, «Татар-информ»га интервьюда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге мөдире Марат Нурмиев сөйләде.

2025 елның декабрендә «Макс»та «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» боты булдырылган. Аны мессенджерның эзләү юлына исемен язып табарга мөмкин. Монда шулай ук «Дәүләт хезмәтләрендәге» кебек табибка язылырга да була, дип аңлатты ул.

«Ул җитез эшли. Хәтта «Макс»тагы ботлар порталның үзенә караганда да тизрәк эшли, дип әйтер идем. Шулай ук бот аша больничныйны да ябып була. Бу болай эшләнә: кабул итүгә киләсе урынга, табиб пациентны онлайн кабул итүгә яза ала. Мессенджерга пациентка сылтама килә, ул сылтама аша видеобәйләнешкә тоташа һәм консультация ала, шунда больничныйны да яба ала. Онлайн кабул итүдә табиб пациентның хәлен бәяли һәм, әгәр бернинди зарлар булмаса, больничныйны яба. Ләкин әгәр табиб, тышкы билгеләр буенча яки анализлары начар булганга, пациентның әле дә авырганын шикләнсә, аны кабул итүгә чакыра һәм больничныйны озайтачак», – дип сөйләде Марат Нурмиев.

Соңгы вакытта «Макс» аша онлайн кабул итү ярдәмендә ай саен 10 меңгә якын больничный ябылган.


Нет комментариев