Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбе укучысы Алисә ZamaCode олимпиадасының финалында катнашты

Программалау буенча.

Күптән түгел Лениногорскида ZamaCode программалау буенча олимпиаданың киң күләмле финалы узды.

Финал шәһәребезнең 2нче мәктәбендә үтте.

Татарстанда башланган әлеге олимпиада  халыкара дәрәҗәгә җитте һәм 70 илдән мәктәп укучыларын берләштерде. Лениногорскида 350 укучы теркәлгән булган, шуның 20се – иң көчлеләре сайлап алынган.

Әлеге көчле укучылар арасына Түбән Чыршылы мәктәбе укучысы – Алисә Вильданова да кергән.
 Иң яхшы 20 укучы финалда Python, C һәм JavaScript программалаштыруда иң көчле исеме өчен көрәштеләр.

Алисә Рөстәм кызы  финалда мәктәпне уңышлы тәкъдим итте, дип хәбәр итә мәктәп сайты.

CTF форматындагы нейрочелтәрләр буенча мастер-класс аеруча ошаганы булган. УКучылар  модельләрне анализлауда һәм ясалма интеллектны саклауда сынап караганнар.

Соңыннан  һәр финалист истәлекле бүләкләр алды, ә оештыручылар остазларга, командага һәм партнерларга рәхмәт белдердергәннәр.

 

фотолар: мәктәп сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев