Түбән Чыршылы мәктәбендә узган чарада әниләр белән кыстыбый пешерү буенча мастер-класс күрсәткәннәр
Җылы эчтәлекле чара узган.
Түбән Чыршылы мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара булды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.
Әлеге чарага барлык сыйныф укучылары да алдан әзерлек алып барган. Матур теләкләр язып, күңел җылысы биреп эшләгән бүләк - открыткалар, нәфис сүз, дәртле җырлар әниләргә яңгыраган.
Һәр сыйныф гаилә кыйммәтләрен, татулыкны, кызык хәлләрне эченә алган сәхнә күренешләре тәкъдим иткән .
3 сыйныф укучыларының әниләренә багышланган видео котлаулары, Вафина Лиананың әнисе белән кыстыбый пешерү буенча мастер - класс тәкъдим итүе, Савельев Егорның буш вакытта әнисе белән шашка уены моменты күренеше дә бик урынлы булган.
Икенче өлештә Әниләр һәм Укучылар төркеме "Йөзгә бер" интерактив уены аша көч тә сынашып алганнар.
"Бәйрәм кызыклы тамашалар, йөрәккә якын котлаулар белән сизелмичә үтте. Бәйрәмне әзерләүче укучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, остазыбыз Талига Шамил кызына бик зур рәхмәт" , дип хәбәр итәләр мәктәптән.
Фотолар: мәктәпнең социаль челтәреннән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев