Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучыларга вакытыннан алда пенсиягә чыга алу турында Лениногорск Социаль фонды аңлата

Яшь буынны һәрьяклап үстерү -педагоглар һәм укытучылар башкара торган мөһим эш.

Педагогик стажы булган мәгариф хезмәткәрләренә лаеклы ялга гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән иртәрәк чыгу мөмкинлеге бирелә. Махсус стаж эшләгәннән соң 5 ел узгач картлык буенча пенсия вакытыннан алда билгеләнергә мөмкин, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды. 

Моның өчен берничә шарт үтәлергә тиешле:

-    тиешле вазыйфаларда кимендә 25 ел педагогик стаж 
-    кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты. Мәсәлән, 2022 елда 25 ел педагогик стажыгыз булды икән, 2026 елда пенсияне  рәсмиләштерәчәкләр. Әгәр укытучы 2025 елда 25 еллык педагогик стаж эшләгән икән, вакытыннан алда пенсия алу хокукы 2030 елда булачак. 

Таләп ителгән стажны эшләгәннән соң педагоглар пенсионер статусын ала һәм ташламалардан файдалана ала.

Укытучылар үз стажларын һәрвакыт Социаль фонд сайтында  шәхси счеттан өземтәдә (выпискада) тикшерә алалар (www.gosuslugi.ru). 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев