Васильево бистәсендә этләр көтүе 9 яшьлек кызга һөҗүм иткәннән соң җинаять эше кузгатылды
Сак булыйк.
Татарстанда Васильево бистәсендә 9 яшьлек кызга этләр көтүе һөҗүм иткәннән соң җинаять эше кузгатылды.
Искәртәбез, әлеге хәл кичә кич «Яшьләр» тукталышында, бистәгә керү юлында булган. Баланы төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китергәннәр.
Тикшерүчеләр куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү һәм ваемсызлык факты буенча җинаять эше ачкан.
Тикшерү барышында хуҗасыз хайваннарны тоту хезмәте һәм муниципаль берәмлекнең җаваплы затларының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев