Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Путин Татарстанның дүрт вәкилен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турында указ имзалады.

Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгән кешеләр арасында Татарстанның берничә вәкиле бар.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов бүләкләнде.

Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Россиянең халык артисты» исеме бирелде.

«Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» исеменә Әлмәт районының Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов лаек булды.

ТР Транспорт министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү идарәсе директоры Эдуард Даниловка «РФ атказанган төзүчесе» исеме бирелде.

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев