Халык шикаятьләреннән соң Рөстәм Миңнеханов кошчылык фабрикасы белән кызыксынды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә вәзгыятьне тикшерергә һәм Питрәч районында кошчылык фабрикасы төзелеше турында хәбәр итәргә кушты.
Бу хакта төбәк башлыгының матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте.
"Татарстан рәисе адресына Питрәч районында яшәүчеләрдән кошчылык фабрикасы төзелеше белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә вәзгыятьне тикшерергә һәм хәбәр итәргә кушты", - диелә хәбәрдә.
«Вечерняя Казан» басмасы элегрәк язганча, Казан янындагы бистәләрдә яшәүчеләр кош фабрикасы һаваны агулаячак дип курка. Якындагы җирлекләрдә яшәүчеләр объектны башка урында төзергә кирәк дип саный – зарарлы чүпләрдән һәм «хуш исләрдән» куркалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бройлерлар үстерү цехы заманча экологик стандартларга туры китереп, табигатьне саклау законнарын үтәүне тәэмин итә торган технологияләрне кулланып проектланган.
25-30 эш урыны булдырылачак. Инвестицияләр күләме 2,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев