Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык синоптигы: «Көзнең башы коры булгач, азагында яңгырлар байтак булачак»

Көз алга таба нинди булыр? Кыш ничек килер? Халык синоптиклары фикере.

- Көзнең алдагы көннәре, айлары нинди булыр икән?

Көзнең башы коры булгач, азагында яңгырлар байтак булачак инде ул. Әле 13 сентябрьдә кырау да төште безнең якларда. Бу көн – искечә август ахыры дигән сүз. Бу – кырауның шактый иртә төшүе, дип исәпләнә. Шуңа кыш килеп җитүе дә озак көттермәс, дип исәплим.

- Тәүге карны кайчан күрербез?

- Беренче кар явулар октябрь аенда ук булыр, яхшы гына явачак төсле. Безнең бабайлар әйтә торган иде, беренче кар бөртекләре төшеп 40 көн үтүгә, ныклап кар ятар, дип. Ул 1 ай да 10 көн инде.

- Ә кыш нинди көтелә?

- Кышка килгәндә – узган кыш аномаль булды, диярлек. Шул бер декабрь аенда ныклап салкыннар булып алды да – бетте. Шул 23 градуслап кына салкынлык булды, 30 градус суыклар булмады. Агымдагы елда шактый аномаль, зәмһәрир салкыннар булырга охшап тора. Нигә дисәгез, чия агачларына карап алсак, аларның җимешләре күп булды, кирәгеннән артык булды. Аннары менә көзгә сливалар да, алмалар да бик каты мул булды. Минем сынаганым бар: мондый елларда кыш нык салкын була, гадәттә. Әлбәттә, кыш буена салкын һава торышы әллә ни озак сузылмаса да, кыска вакытлы зәмһәрир салкын көннәр күп була. Мондый каты суыкларда чия ул кадәр бирешмәсә дә, слива агачлары туңу ихтималы бар. Әле менә җиләк-җимеш агачлары да нәсел калдырырга омтылуын күрәбез, яннарында үсентеләре чыккан. Шул яклап күзәтү буенча да кышның салкын булачагын фараз кылам. Төгәл әйтеп булмый, ләкин бу суыклар кышның башына туры килергә тиеш. Кышның икенче яртысы җылымса кояш нурлары йогынтысы белән дә әллә ни суык булмас. Шулай да хәзер көзге бодайның да, башка культураларның да яңадан-яңа сортлары чыга. Кышын алар зыян күрүе бар.

 

Чыганак:  https://intertat.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев