Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зифа Кадыйрова операция ясатырга планлаштыра

Язучы иҗаты һәм тормышы турында сөйләде.

Укучыларыбыз Зифа Кадыйрованың яңа китабы кайчан чыга дип даими кызыксыналар.  «Шәһри Чаллы» сайты  Чаллыда яшәп иҗат итүче, халык мәхәббәтен яулаган Зифа Кадыйрова белән элемтәгә кереп, хәлләрен белешкән.

Зифа ханым укучылар белән очрашуларга йөрүен, Казанга «Әдәби марафон» чарасында катнашуын әйтте.

    – Раил Гатауллин: «Халыкның сезнең күрәсе килә, Зифа апа», – дип  гел чакыра. Гел барып булмый инде. Бу юлы бардым, – диде ул.  – Әкрен генә иҗат итәм: биш әсәр өстендә эшли башладым. Аның берсе гомере буе эчкән һәм аннары дин юлына кергән кеше язмышы турында. Кайчан язып бетерермен, әйтә алмыйм. Әсәрләремне кайта-кайта язам.

Зифа Кадыйрова ял көннәрен бакчасында уздыра.

    «Мунча кереп, тәмле ризыклар ашап, сөйләшеп, ял итеп кайттык. Балаларым, оныкларым белән ял көннәрен шулай бергә уздырабыз. Бер-берсе белән аралашып, туганлыкларын белеп, дус булып үссеннәр», – ди ул.

Бер-бер артлы ирен, әнисен югалтуы, бакча өе янып бетүе аның сәламәтлегенә зур зыян салган. Язучыны йөрәге еш борчый. Ул яңа елда операциягә әзерләүен әйтте.

 

 http://shahrichalli.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев