Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Безгә язалар: Урмышлы китапханәсе үзенә чакырды

Быел - совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгаруга 36 ел.

15 февраль -  Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, сугышчы - интернационалистларны искә алу һәм кайгы көне дә. Ул илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә - күз очрашкан меңләгән язмышлар. Төзәлмәслек күңел  ярасы, ачы хәсрәт күтәреп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек.

Шул дата уңаеннан  Урмышлы авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре берләшеп, Әфган, Чечня сугышларында катнашкан егетләребезнең әниләрен, хатыннарын китапханәгә бәйрәмгә чакырдылар. Алар башта бу сугышның тарихына, батырлык төшенчәсенә тукталдылар. 9 ел 1ай һәм 19 көн барган бу сугышның нинди корбаннар  бәрабәренә яулап алынуын сөйләп үттеләр.

Очрашу барышында бу сугышларда катнашкан егетләребезнең исем-фамилияләре атап үтелде. Аларга багышлап шигырьләр, Локманов Ринат башкаруында җырлар янгырады.

Бу сугышларда мәрхүм булган егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бәйрәмгә бик эчтәлекле "Әфган сугышы юллары" дигән китап күргәзмәсе  ясалган һәм китапханәче Гөлия андагы китаплар белән таныштырып үтте.

Бигрәк тә "Афганистан - Лениногорск. 1989 -2014" , Әхәт Гаффарның "771 аршин җир" китаплары укучы күңелендә тирән эз калдырырлык китаплар. Соңыннан солдат аналарына кечкенә генә бүләкләр бирелде һәм аралашу чәй табыны артында дәвам итте.

Минем әйтәсе килгән сүзем: беренчедән бик зур рәхмәт оештыручыларга, икенчедән Украинадагы сугыш афәтләре дә тәмамланып, анда катнашучы егетләребез исән - имин гаиләләре, балалары, туганнары янына әйләнеп кайтып, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын иде.

Урмышлыдан:  Гаҗилә Фәрзиева.

 

фотолар: китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев