Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Федотовка авылында узган Троица бәйрәмендә Башкортстан кунаклары да булган

Районның бердәнбер керәшен авылында – Федотовкада Троица бәйрәме узды.

Троица – Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның Бердәмлеге көне. Инанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу Апостолларга изге тын иңә. Тройсынны керәшеннәр икенче төрле «Җапрак бәйрәме» дип тә йөртәләр.

Быел Федотовкада әлеге бәйрәмдә Башкортстаннан да кунаклар катнашкан. Шушы авылга кода тиешле кеше икән ул. Тройсында узучы йолалар аңа бик ошаган, мондый бәйрәмдә катнашуына шат һәм канәгать булган.

Бу көнне бәйрәмгә бераз һава торышы гына аяк чалды. Шунлыктан планлаштырган уеннарның барысын да уйный алмаганнар. Ә менә йоланы үтәгәннәр. Урманга барып, каен ботаклары алып, агачларны тотып, авыл урамнарыннан үткәннәр.

Бәйрәмнең төп өлеше “Питрау” чишмәсе янында үткән. Җырлар-биюләр башкаргач, каен ботакларын суга агызганнар. Ботакларны ыргытканда, һәркем теләкләр теләде,  ди мәдәният йорты директоры Людмила Афанасьева.

Троица бәйрәмен “Аланлык” ансамбле үзенең матур җырлары белән бизәгән, гармунчы керәшеннәргә хас көйләрне уйнаган.
“Алда безне Питрау бәйрәме көтә. Аңа әзерләнәбез. Троицада уйный алмаган уеннарны шунда уйнарбыз дип өметләнәбез. Һава торышы гына матур булсын”, - ди Людмила Афанасьева.

Шунысы мөһим: Федотовка авылында керәшеннәрнең йолалары, гореф-гадәтләре онытылмый. Традицияләрне саклауда “Аланлык” ансамбленең дә өлеше зур.

 

фотолар: мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев