Яңа Иштирәк авылыннан Бәдриямал әби Хәмзина 95 яшен тутырды
95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр.
Бәдриямал Хәмзина – сугыш ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне. Ире Хатип абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, Хатип абый 1999 елда бакыйлыкка күчә.
Бәдриямал әби Хәмзина бүгенге көндә кызы Сиринә тәрбиясендә хөрмәттә яши.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь булган. Кырда сабан эшендә катнашкан, үгез җигеп, урман ташуда эшләргә туры килә.
Олы яшьтә булса да, Бәдриямал әби ил-көн яңалыклары белән танышып бара. Хәтта сентябрь аенда узган җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау көнендә сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде.
Моннан тыш, Бәдриямал әби – “Заман сулышы” газетының тугрылыклы укучысы. Безнең газетны даими рәвештә укып бара.
Бәдриямал әби һәр таңны изге догада каршылап, тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши. 11 онык, 18 оныкчыкның кадерле, яраткан әбисе дә ул.
Юбилярның туган көненә Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова килде, җылы теләкләр ирештереп, бүләк тапшырды.
Бәдриямал әбигә хәерле имин гомер теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев