Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Керкәле мәдәният йорты бию коллективының уңышы

Күптән түгел смотр-конкурс үтте.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Лениногорск шәһәренең 70 еллык юбилеена багышланган юбилей даталарын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы территориясендәге предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларның иҗат коллективлары арасында «Җиңү язы» муниципаль үзешчән сәнгать смотр–конкурсы узды.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча 9 майда үзәк мәйданда Гала-концерт үтте.

Керкәле авылы мәдәният йортының «Ритм» бию коллективына әлеге смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча Диплом тапшырылды.

Яшь кызлардан  яңа гына тупланган бию коллективының бу – беренче уңышы, дип хәбәр итә Керкәле мәдәният йорты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев