Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кирлегәч авылында Нурлат үзешчәннәре хәйрия концерты оештырды

Кирлегәч авылы мәдәният йортында күңелгә якын концерт булды.

Әлеге концертны Нурлат үзешчәннәре алып килде. Кирлегәч белән Нурлат арасын туган якка булган ярату, хөрмәт итү җепләре бәйли. Ник дигәндә, Нурлатның үзешчән җырчысы Диләрә Гатина-Шиһапова – Кирлегәч кызы, Сарабиккол килене.

Кечкенәдән үк сәхнәне яратып, җырга-моңга сәләтле булып үскән. Аның әти-әнисе дә – Тәлгать һәм Гөлфия Шиһаповалар – мәдәният кешеләре, әтисе бик матур баянда уйный, Гөлфия апа фольклор ансамбле солисты.

Кирлегәч авылы клубында узган концерт әниләргә багышланган иде. Шулай ук хәйрия концерты буларак оештырылды. Махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен матди ярдәм җыюны оештырдылар.

Хәйрия концертын оештыруның инициаторлары – Нурлатлылар.  Алар бер төркем булып килгән. Төркемдә дүрт кеше:  Диләрә Гатина – Шиһапова, Рәис Газизов, Сирень Айткулова, Лилия Миникаева.

«Концерт шулхәтле матур узды. Өч сәгатьлек концерт карап, рухи яктан ял итеп кайттык, күңелләргә иң якты хисләр тулды. Хәрби операциягә киткән ир-егетләр исән-сау кайтсыннар дип телибез. Нурлат белән ике арада дуслык күпере салынды күптән. Диләрәбез Сабантуйларга килеп, җыр-моң бүләк итеп, гөрләтеп китә ул. Һәрвакыт ачык йөзле, елмаеп кына тора», - ди Кирлегәч авыл башлыгы Сәрия Салахова.

Солдатларга матди ярдәмгә дип куелган тартмага кем күпме булдыра алган, шуның кадәр салган.  Ул акчаларны нурлатлылар биредә калдырган, сездә үтте, сез тапшырырсыз дигәннәр.

Хәзер Кирлегәч авылы халкы җыелган әйберләр белән берлектә Лениногорскидагы волонтер төркемгә гуманитар ярдәм буларак тапшырачак. Әле бүген хәрбиләргә дип, токмач кисәргә дә планлаштыралар.

Концертны оештыручыларга авыл халкы бик рәхмәтле. Бик ошатып калганнар. Шулай ук матди өлеш кертүчеләргә дә зур рәхмәт әйтәләр.

 

Розалия Мостафина

фото: видеодан скрин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев