Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылы мәдәният йортында 23 февраль уңаеннан эчтәлекле бәйрәм чарасы узды

Әлеге чара бар якны да колачлаган иде.

Куакбаш авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова авылдаш ир-егетләрне котлады , бәхет-сәламәтлек теләде.

Чара барышында сугыш елларын искә төшерделәр, зур булмаган эпизодны сәхнәләштерделәр һәм Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр турында сөйләделәр. Бу сугышларда катнашкан якташлары турында сөйләп үткәннәр.

Куакбаш авылының алты егет хәзер Россия армиясендә хезмәт итә. Аларның һәрберсенең  хезмәт итү урыны турында мәгълүмат сөйләделәр, , хатларын укыдылар һәм видеороликлар күрсәттеләр.

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларны искә алдылар. Алар үз бурычларын югары җаваплылык белән үтәүләрен дәвам итәләр. Һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чарада Ватанны саклаучылар һәм Ватанга мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Шулай ук электрон презентацияләр һәм видеороликлар күрсәтелде, дип хәбәр итә авыл мәдәният йорты.

 

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев