Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан премьера күрсәтелде (+ фотолар)

«Илне саклау- изге бурычыбыз!» дигән концерт Куакбаш авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелде.

Бу хакта социаль челтәрдә Куакбаш авылы мәдәният йорты хәбәр итә.

Бәйрәм чарасын Сиринә Мөхәмәтшина белән Гүзәлия Мифтахова алып барган.

Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, тынычлык теләгән. Әлеге бәйрәмдә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрби дә катнашкан.

Чара барышында шулай ук армия хезмәтендә булучылар, хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр турында видеоролик күрсәтелде.  Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән авылдашларын искә алдылар. Алар турында видео-презентация тәкъдим иттеләр.

Куакбаш авылы артистлары үзләренең иң матур җырларын бүләк итте. "Дулкын" вокаль ансамбле, "Бәхетле балачак", "Сәйлән" коллективлары чыгышларын да тамашачы ошатты.

Бу кичтә авылның  "Сәхнә" театраль коллективы  Шәриф Хөсәеновның "Егерме ел үткәч" драмасын сәхнәгә куйды. Премьера бик матур, югары дәрәҗәдә узган. Тамашачылардан бары мактау сүзләре генә килгән.

 

Чыганак: https://vk.com/public212162508

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев