Куакбаш авылында балалар мөселман Сабан туе узды
Балалар өчен бәйрәм
Узган шимбәдә Куакбаш авылында балалар мөселман Сабан туен уздырдылар. Бу хакта авыл җирлеге хәбәр итә.
Чара авылның спорт мәйданчыгы территориясендә узды. Чараны авылның имамы Инзир хәзрәт ачып җибәргән. Ул балаларга олыларны хөрмәт итү, бер-береңә карата мәрхәмәтле булу турында вәгазь сөйләгән. Аннары балалар Коръән сүрәләрен яттан сөйләгәннәр.
Шулай ук алар өчен төрле уеннар оештырылган, уеннарда призлар алганнар. Шушы авыл кешесе Илшат Хәйруллин балаларны ат өстендә йөртүне оештырган, монысы аеруча да күңелле булган.
Балалар бәйрәме тәмле төшке аш белән төгәлләнгән. Барысы да тәмле пылау һәм татлы ризыклар белән сыйланганнар.
Оештыручыларның барысына да зур рәхмәт сүзләре җиткерәләр.
фотолар: авыл җирлегеннән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев