Куакбаш авылында шагыйрь Әгъләс Шәйхетдинне искә алу кичәсе узды (+фотолар)
Куакбаш авылы – шагыйрь авылы ул.
Куакбаш авылы китапханәсендә “Чишмә” әдәби клуб утырышында талантлы шагыйрь, авылдашлары Әгъләс Шәйхетдиннең тууына 85 ел тулуга багышланган чара узды.
Әгъләс Шәйхетдин 1940 елда Куакбаш авылында туган. Башлангычта ук аны җырчы Әгъләс дип йөртәләр. Уртача буйлы, тыйнак, ягымлы малай мәктәптә үрнәк булып торган. Урманчылыкта эшләп лаеклы ялга чыга. “Чишмә” иҗат берләшмәсенә йөреп, каләмен чарлый. Туган җиргә, тормышка дан җырлаучы шигырьләре район һәм республика матбугатында даими басылып торды. “Тыкрык” исемле җыентыгы өчен Лениногорск районының Шамил Бикчурин исемендәге премиясенә лаек булды. 2018 елда вафат булды. Моңлы күңелле, шигъри җанлы шәхес иде.
Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында тагын бер кат искә төшерделәр, шулай ук аның әсәрләрен һәм истәлекләрен тыңладылар. Шулай ук гаилә архивыннан фотосурәтләр белән презентация тәкъдим ителде. Куакбаш авылының шигырь язучы апалары: Мәмдүдә Вәлиуллина һәм Фәнүсә Сәгъдиева, шулай ук Әгъләс Шәйхетдиновның күршеләре һәм дуслары чыгыш ясады, күп кенә кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.
Шагыйрьнең талантын хөрмәт итүчеләр аның һәм аның шигырьләре турында җылы фикерләр әйтәләр.
Күптән түгел сайтта һәм газетта Әгъләс Шәйхетдиннең оныгы Зиләнең Сочи китарханәсенә бабасының китапларын бүләк итүен язган идек. Оныгы Зилә Сочида яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев