Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай авылы клубы сәхнәсендә күптән булмаган күренеш: спектакль куйдылар (+фотолар)

Мөэмин-Каратай авылында онытылмаслык, мәгънәле кичә узды.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен Мөэмин-Каратай авылы җирлеге башлыгы Әнисә  Ханнанова башлап җибәрде. Әнисә Атлас кызы чынлап та авылның бүгенгесе, киләчәге өчен янып - көеп йөри торган кеше! Аңа тантаналы рәвештә чәчәкләр тапшыру да моның бер ачык мисалы булып тора.

 Әлеге кичәнең беренче өлеше гармунчы һәм җырчыларыбызның җыр-моңнары белән башланып китте. Әниләргә атап башкарылган музыкаль чыгышлар залда утырган халыкның кәефен күтәрде.

Гармунчы һәм җырчыларыбыз Габидуллин Нәбиулла, Шәрифулин Җәдит, Әхмәтшин Хаҗиморатлар башкарган көйләр, җырлар яңгырады.

Без авыл сәнгатенең, мәдәниятенең киләчәге бар дип саныйбыз. Чөнки безнең Иске Иштирәк мәктәбендә белем алучы Мортазина Рәзинә, Рүзиләләребез чын мәгьнәсендә безнең яшь талантларыбыз. Китапханә уздырган төрле бәйгеләрдә дә алар бик теләп катнаша.

Әлбәттә, гадәттәгечә Таһир Шәмсуаров, Ләйсән Рахмановалар бәйрәмнең эчтәлеген баетуда һәрвакыттагыча үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Әмма, халыкның күңелен һичшиксез театр сәнгате тарта. Гомумән алганда Мөэмин-Каратай авылы элек-электән театрлы авыл ул. Мондагы тамашачы театрга гашыйк, спектакльләрне көтеп ала. Әлеге бәйрәм кичәсендә танылган язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасыннан ике пәрдәлек пьесасы сәхнәләштерелде.

Кичерешләр байтак иде. Авылдаш артистларның һәр рольне йөрәк, күңелләре аша уздырып уйнаулары тамашачыны тәэсирләндерде дә, сокландырды да! Без, ягъни тамаша караучылар үз артистларыбызның ышандырырлык уйнаулары күңелләрне әсир итте, бала язмышына корылган әлеге спектакльне караганда күпчелек тамашачының күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Әйтерсең лә мәшһүр Казан артистлары чыгыш ясаган сыман тоелды. Менә шуннан соң Мөэмин-Каратайны театрсыз авыл дип әйтеп кара инде?!

Бу театр белән теләсә кайсы авылның сәхнәсен бизәргә мөмкин дип саныйбыз. Кем әйткәндәй, теләсәк без булдырабыз.  Гөлфинәне - Мортазина Рамилә, Валентина - Фәридә Мортазина, Дилемма-Әнисә Ханнанова, Алтынчәч-Рәмзия Шәмсуарова, табиб Айзәрә Ахатовна -Ләйсән Шәмсуарова, баласыз хатын - Лилия Вәлиәхмәтова, Нина - Рүзилә Мортазиналар башкарды.

Театрны сәхнәләштерүгә, тамашачыга җиткерүгә Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтованың  тырышлыгын да аерым билгеләп узасы килә. Театрны сәхнгә чыгару зур тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә. Ә бу максатка безнең үзешчән театр артистлары тулысынча иреште дип саныйм.

Таһир Шәмсуаров

фотолар: авыл клубыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев