Мөэмин-Каратай авылында шигырьләр иҗат итүче Рәхимә Гәрәеваның “Тормыш дулкыннары” китабын тәкъдим иттеләр (+фотолар)
Рәхимә апа Гәрәеваның тәүге китабы – гомер көзендә зур бүләге.
“Мөэмин-Каратайда талантлар байтак. Менә Рәхимә апа балачагыннан алып, беркемгә дә күрсәтмичә үзенчәлекле шигырьләр иҗат иткән һәм алар шигъри җыентык булып басылып чыкты”, - ди якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров.
Рәхимә апаның шигырьләрен саклап, җыеп барып, аны бер китап итеп бастыру уе кызы Зөлфиянең күңелендә туган фикере булган.
“Мин үземне белгәннән бирле, әни гел яза. Ул язганнар кайберләре югалды да инде. Боларны бер китап итеп бастырырга, югалмасыннар иде дигән уй күңелемә керде һәм әни язганнарны җыеп бара башладым. Аның калын гына дәфтәре бар иде, шунда терки башлады”, - ди кызы.
Китапта Рәхимә апаның туган якка булган хисләре, хатирәләре, әти-әнисе турындагы истәлекләре урын алган, туган як табигате, шулай ук дин темасы, хәрби вакыйгаларга кагылышлы шигырьләр дә бар.
“Шигырь ул шундый нәрсә: утырып языйм әле дисәң, килеп чыкмый ул. Кайчакта күңелгә кергән хисләр шигырь тудыруга сәбәпче”, - Рәхимә апаның фикере бу.
Шагыйрь, әлеге кичәне алып баручы Таһир Шәмсуаров бу чара турында безгә – редакциягә язып җибәрде.
“Әдәби – музыкаль кичә барышында тамашачы авылдашлар рәхәтләнеп Рәхимә апаның шигырьләрен тыңладылар. Кызы Зөлфия дә тамашачыны әнисенең китаптагы яңа шигырьләре белән сөендерде. Рәхимә апа үз шигырьләрен авылдашларга тәкъдим иткәндә аларның халыкчанлыгы сизелә. Чөнки әлеге шигъри юллар шагыйрәнең йөрәк түреннән ургып чыккан сәхифәләр алар”.
Рәхимә апаның тормыш иптәше – Шәһит Гәрәев та сәнгать кешесе икән. Ул бик матур итеп гармунда уйный.
“Менә шуңа күрә Рәхимә апаның байтак шигырьләре моңга, гармунга багышлап иҗат ителгән. Шәһит абый үзенең гармунында “Шахта” көен тетрәндерерлек итеп тамашачы күңеленә салды. Бүген дә әле өлкән гармунчының баяннан, гармуннан аерлмавы күңелгә рәхәтлек бирә”, - ди Таһир Шәмсуаров.
Кичәне оештыручылар: китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, аерым алганда, шагыйрь, җырчы, “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова һәм мәдәният йорты директоры Лилия Вәлиәхмәтова ул көнне авылдашларына бай эчтәлекле чара әзерләгән иде.
Монда гармунчылар-җырчылар Нәбиулла Габидуллин, Җәдит Шәрифуллин, Хаҗиморат Әхмәтшин, Рузилә һәм Рәзинә Мортазиналар, Илсаф Ситдыйков – чараның бизәге иде.
Рәхимә апа Гәрәева – авылның хөрмәтле кешесе ул. Дини мәҗлесләрдә остабикә буларак, аны зурлап чакыралар. Соңгы арада бик еш йөри алмый, олы яшьтә бит.
“Рәхимә апаны балалары, туганнары, оныклары, уллары, киленнәре барысы да ихлас күңелдән яраталар, аның шигырьләренә сөенәләр, куаналар, яңа иҗади уңышлар телиләр. Әлеге әдәби кичәгә авыл халкының күпләп килүе дә Рәхимә апаның хөрмәтле кеше булын исбатлады. Аңа карата авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанованың чын күңелдән әйтелгән теләкләре дә игътибарга лаек”, - ди Таһир Шәмсуаров.
фотолар: авыл җирлегеннән
Язманы «Заман сулышы» газетында 7 февраль санында укый аласыз.

.jpeg)



.jpeg)

.jpeg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев