Мөэмин-Каратай авылында узган бәйрәм тамашасы бай эчтәлеге, төрлелеге белән үзенә җәлеп итте
Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында, 8 март -Халыкара хатын -кызлар көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды.
Әлеге күркәм чарага авылның төрле яшьтәге гүзәл затлары җыелды.
Бәйрәмне Мөэмин-Каратай авылы җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы ачып җибәрде. Ул үз чыгышында залда утыручы ханымнарны бәйрәм белән тәбрикләде, ел дәвамында узган мәдәни чараларга йомгак ясады.
Бәйрәм тамашасы үзенең бай эчтәлеге, төрлелеге белән үзенә җәлеп итте. Мөэмин -Каратай авылы – моңлы- гармунлы авыл. Шуның дәлиле буларак, авыл мәдәният йорты каршында байтак еллардан бирле исеме җисеме тәңгәл килгән "Юлдаш" гармунчылар ансамбле эшләп килә. Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, Әхмәтшин Хаҗиморат авыл халкына гына түгел, район күләмендә танылган гармунчыларны тәшкил итәләр. Аларның рухи кыйммәте шунда: алар халкыбыз, композиторлар җырларын гына башкарып калмыйлар, ә үзләре дә көйләр иҗат итәләр. Моннан тыш алар халык күңеленә хуш килгән, тамашачы көтеп алган җырчылар да бит әле. Хатын -кызлар бәйрәме уңаеннан башкарган җырларын, "Татар көйләренә тезмә" ләрне дә залда утыручылар яратып кабул итте.
Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вәлиәхмәтов Ренат та тамашачыга баян моңнарын бүләк итте, яраткан җырларын башкарды.
Шулай ук авыл мәдәниятенең киләчәген тәшкил иткән мәктәп яшендәге укучыларыбыз бертуган Рүзилә, Рәзинә Мортазиналар, Айзилә Мортазина башкаруындагы биюләрне дә тамашачы алкышлар белән каршылады. Шулай ук авылдаш үзешчән артистларыбыз Мәгъсүм Вәлиев, Дилбәрия Шакирова җырлары да кичәбезне бизәде.
Танылган шагыйрь, авылдашыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаровның чыгышы да игътибар үзәгендә булды. Ул хатын -кызларны бәйрәм белән тәбрикләп, үзенең яңа шигырьләрен тәкъдим итте.
Әлеге кичә мавыктыргыч, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән тамашачылар да төрле бәйге-конкурсларда да бик теләп катнашты.
Мәдәният йорты җитәкчесе Вәлиәхмәтова Лилия татар халык биюен башкарганда бәйрәмгә җыелган халык та аңа кушылып, рәхәтләнеп биеде.
Теге яки бу бәйрәмнең матурлыгы, аның уңышы әлеге бәйрәмнең сценарий авторы, алып баручысына да бәйле. Авылдашыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Лениногорск шәһәре Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенең милли бүлек мөдире, тирә-якка танылган җырчыбыз Ләйсән Шәмсуарова әлеге чараның үзәген тәшкил итте.
Бәйрәмнең кызыклы үтүен, халыкның яратып кабул итүен, шулай ук милли ризыклар белән, тәмле чәй табыны артында узуын да аерым билгеләп узасы килә.
Таһир Шәмсуаров
фотолар: авыл җирлегеннән

фотолар түбәндә, ГАЛЕРЕЯда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев