Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайдан Рузилә һәм Рәзинә Мортазиналар Бәкердә үзешчән-сәнгать фестивалендә катнашты

Лениногорск районында урнашкан «Бәкер» шифаханәсендә «Ул - сәхнә кешесе» дигән Фаяз Ибраһимов исемендәге үзешчән-сәнгать фестивале үтте.

Әлеге фестиваль ел саен Фаяз Ибраһимов истәлегенә уза. Ел саен талантлы катнашучыларны  җыя.

Әлеге фестивальдә Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Кояшкай" бию түгәрәгенә йөрүче сәләтле кызлар Рузилә һәм Рәзинә Мортазиналар катнашты һәм уңышлы чыгышлары белән тамашачыны сөендерделәр, диплом белән бүләкләнделәр.

Кызлар – апалы –сеңелле. Алар Мөэмин-каратайда уза торган һәр чараның бизәге, алар бик матур бииләр, кирәк икән нәфис сүз сәнгатендә катнашалар. Рузилә һәм Рәзинә Иске Иштирәк мәктәбендә укыйлар, мәктәп күләмендә уза торган бәйгеләрдән дә читтә калмыйлар, рсепубликакүләм конкурсларда катнашалар. 

Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

 

фото: Мөэмин-Каратай мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев