Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районыбызның хөрмәткә лаек гаиләләре бүләкләнде (+фотолар)

Быел Лениногорск Сабан туена килүчеләр шәһәр һәм районда яшәүче, төрле хезмәт тармакларында эшләүче, шулай ук озак еллар туган ягыбызда эшләп, лаеклы ялга чыккан гаиләләрне күрү бәхетенә иреште.

Гаиләләрне мәйданга чакырып, мәйдан аша уздырдылар. Алар арасында күпбалалылар, яшь гаиләләр, бергә озак еллар яшәүчеләр, актив гаиләләр, хезмәт династияләре бар.

Кирлегәч авылында яшәүче Әлфия һәм Әбелкәрәм Магизяновларның бергә гомер итүләренә 50 ел булган. Авылның – хөрмәткә лаек гаиләсе. Әбелкәрәм абый “Тукай” исемендәге колхозда механизатор булып, Әлфия апа авылда почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән. Ике кыз: Зөлфия һәм Айсылуны тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 6 онык һәм 3 оныкчыкка куанып, матур гына тормыш итәләр. Кызлары – Зөлфия Хәйбриева ире Линар Хәйбриев белән бергә тормыш коруларына 30 ел, авылда маллар асрап, продукция җитештерү белән шөгыльләнәләр.

Гөлнара Галиева – алты бала тәрбияли, шуның дүртесе – тәрбиягә алынган балалар. Хәер, ул аларны алай бүлеп карамый, “Барысы да минем өчен иң якыны, иң кадерлеләре, барысы да безнең гаиләнеке”, - ди. Радис, Тимур, Анастасия яшьтән үк иҗат дөньясында кайнашып үсә. Гаиләнең балаларны укыту һәм тәрбияләү эшендә актив позициясе өчен Рәхмәт хатлары, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, фестивальләрдә катнашуы өчен грамоталары бар.

Урмышлы авылының ихтирамга лаек гаиләсе – Хәбибуллиннарны да мәйдан түренә чакырдылар. Фәнзәт Зиннәтуллович белән Рәхилә Кыяметдиновна икесе дә пар килгән, эш сөючәннәр, ике улларына һәм бер кызларына да игелеклек, уңганлык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли алганнар. Алай гына да түгел, 7 онык та әби-бабайдан туган җиргә карата мәхәббәт күреп үсә. Хәбибуллиннарның Лениногорск районында беренче булып оешкан эре фермерлык-крестьян хуҗалыгы һәрвакыт үсештә. Авыл хуҗалыгын сөт, ит продукциясе, икмәк белән тәэмин итә. Уллары Артур Хәбибуллин – Урмышлы авылы башлыгы, Азат Хәбибуллин – Казан аграр университетын тәмамлап, авылда инженер, комбайнчы булып эшли.  

 Һәр гаилә тарихы үзенчәлекле, һәркайсының үз гаилә тарихы бар. Китап итеп язарлык.

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында, җомга  14 июнь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина һәм  leninogorsk.tatarstan.ru сайты фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев