Сарабикколның «Алтын битлек» халык театрыннан - көчле, тормышчан, елата-көлдерә торган спектакль
Сарабиккол авылының “Алтын битлек” халык театры быел да үз тамашачыларын яңа спектакль белән сөендерде, аларга рухи-сәнгати ял кичәсе бүләк итте.
Гөлшат Мөхәммәдшинаның “Пар аккош” дип исемләнгән 2 пәрдәлек драмасы иде ул. Спектакль турында Сарабиккол мәдәният йортыннан сәнгать җитәкчесе Гөлназ Фәйзуллова язып җибәрде.
Әлеге вакыйга безнең көннәрдә картлар һәм инвалидлар йортында бара. Газиз балалары, туганнары ташлап, билгесезлектән, өметсезлектән, ялгызлыктан картлар йортына килеп эләккән апалар хакында язылган бу спектакль. Спектакльне әзерләгәндә генә дә әллә ничә мәртәбә күзләр яшьләнеп, күңелләр тулып, елап ала идек. Әлеге бик көчле, тормышчан, елата да, шул ук вакытта көлдерә дә торган спектакльдә авылыбыз үзешчәннәре катнашты.
83 яшьлек Маһинур ролен Роза Мусина башкарды. Без инде Роза апаны “төркемебезнең әйдаманы” дип йөртәбез. Роза апа төркемебездә иң олысы булса да аның күңеле – яшь.
Ул режиссер-башкаручы да, язучы да, биюче һәм җырчы да. Роза ападан башка мәдәният йортыбызда бер генә чара да узмый. Роза апабыз – безнең кабатланмас талант иясе.
76 яшьлек Асылбикә ролен мәдәният йортының җитәкчесе, шушы халык театрының режиссеры Раушания Мортазина башкарды. Раушания апа бик күп еллар шушы спектакльләрдә төрле-төрле ролләрне башкарды, ә инде 2020 елда “Халык театры” исеме бирелгәч, шул вакыттан “Алтын битлек” халык театрын җитәкли башлады.
Әлеге спектакльдә Асылбикә роле иң авыры дисәм, бер дә ялгышмам. Шуңа да карамастан, Асылбикәнең йөрәк әрнүен, йөрәк ярасын Раушания апа үзе аша уздырып, халыкка җиткерә алды.
77 яшьлек Кадрия ролен шулай ук мәдәният йортында эшләүче Гөлия Хамитова башкарды. Гөлия апа уйнаган рольләр ничек шулхәтле үзенә туры килеп тора. Нинди генә ул уйнаган спектакльдәге рольне алсак та, әлеге роль нәкъ тә Гөлия апа өчен язылган кебек тоела.
Барлык рольләрне дә, бөтен нечкәлекләре белән, җиренә җиткереп уйный. Авылдагылар Гөлия апаны: “Аның дәшмичә сәхнәгә чыгып басуы гына да, ниндидер зур роль башкарган сыман була”, - диләр.
70 яшьлек Саимә ролен Сарабиккол мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе үзем –Гөлназ Файзуллова башкардым. Әлеге роль минем капма-каршым, ләкин шулай да үземнең героем белән уртак тел табып, бишле билгесенә уйнап чыкканмындыр дип уйлыйм.
57 яшьлек Чулпан ролен Айсылу Садриева башкарды. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”, - дигән әйтемне нәкъ тә Айсылу апа хакында “Хатын-кызга 70 төрле һөнәр дә аз”, -дип үзгәртеп, чын йөрәктән әйтеп була.
Аның һөнәрләрен санап китсәң, алар бихисап. Шуңа да карамастан, театрларда, барлык бәйрәмнәрдә катнашырга да вакытын табып тора ул. Айсылу апа Чулпан роле белән тамашачыларның йөрәгенә үтеп керде, күзләрен яшьләндерде.
48 яшьлек Фәнүзә ролен Гүзәл Мостафина башкарды. Гүзәл безнең арага күптән түгел генә килеп кушылган булуына карамастан, тамашачы мәхәббәтен үзенең талантлы булуы белән тиз арада яулап алды. Бөтен җанын биреп уйный торган чын актёр дип әйтеп була Гүзәл хакында.
38 яшьлек Алсинә (шәфкать туташы) ролен олы кызым Гөлүсә Мостафина башкарды. Гөлүсә кечкенәдән гел сәхнәдә булды, ә театрны инде бигрәк тә үз итте. Һәрбер уйнаган ролен җиренә җиткереп, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп уйный.
Югарыда язган апаларыбыз, кызларыбыз – безнең актёрлар гына түгел, алар режиссерлар да, сәхнә бизәүчеләр дә, музыка бизәлешендә дә актив катнашалар. Гел шулай төрле яктан ярдәмләшеп, төрледән-төрле идеялар белән театрыбызны тулыландырып торалар. Шуңа күрәдер дә Сарабиккол авылы халык театры югары билгеләргә бәяләнеп, югары баскычтан атлый. Моның шулай икәнлеген халыкның күп санда җыелуы, гөрләтеп кул чабулары дәлил булып тора.
Быел халык театры исемен алуыбызга 5ел була. Бу кечкенә генә юбилейны зурлап уздырырга дип уйлап торабыз. Театрыбызга иҗади уңышлар теләп калабыз!
Гөлназ Файзуллова, Сарабиккол мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Язманы «Заман сулышы» газетында җомга 16 май санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев