Сугышлы авылында Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыйдылар (+фотолар)
Бу көннәрдә районыбыз авылларында милли бәйрәм – Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю йоласы башкарыла.
Сабантуйга сөлге һәм бүләкләр җыюны быел иң беренчеләрдән булып, Яңа Иштирәк һәм Мичурин авыллары башлап җибәрде. Аннары Сугышлы авылы урамнарында да бию-җырлар белән Сөрән суктылар. Әлеге йола икенче төрле шулай дип тә атала бит: Сөрән сугу.
Авыл халкының күңелләре иркен. Мул итеп бүләкләр бирәләр, акчалата да ярдәм итәләр. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, ди халкыбыз.
Узган елларда Сугышлыда сөлге җыюны мотоблокны бизәп, шуның белән авыл урамнарын әйләнсәләр, быел техника яхшырган. Җиңел машинага прицеп тагып, шушы прицепны бизәп куйганнар мәдәният йорты хезмәткәрләре. Кыңгыраулар таккан, җигелгән ат булмаса да, җаен тапканнар.
Әлбәттә, сөлге җыю булгач, килен сөлгесе бу йолада төп урынны алып тора. Быел Сугышлыда бер генә килен сөлгесе колгага бәйләнгән. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче авылдаш егет өйләнгән булган, ул хәзер дә СВО зонасында. Исән-сау кайтуын теләп торалар авылдашлары.
Сугышлы авылы халкы сөлге җыючыларны урамнарда самоварлар кайнатып, коймаклар пешереп көтеп алганнар, бу традициягә кереп бара аларда.
Исегезгә төшерәбез: 8 июньдә – районыбыз авылларында Сабантуйлар гөрләячәк. Авыл җирлекләре Сабантуйны быел да матур итеп, истә калырлык итеп уздырырга тырышачаклар. Шунысын да әйтергә кирәк: авылларда милли бәйрәмебезнең асылы күбрәк сакланган, анда шәһәргә караганда үзгәрәк үтә.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев