Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы авылында шәһәрнекеннән ким булмаган балалар мәйданчыгы барлыкка килде (+фотолар)

Эшләр тәмамланып килә.

Сугышлы ел саен авыл җирендә нинди дә булса зур эш башкара. 

Быел менә үз көчләре белән балалар мәйданчыгы ясауга алындылар һәм башкарып та чыктылар. Барлык эшләр үзләренең көче һәм Сугышлы карьеры ярдәме белән эшләнгән. Карусельләр исә – бюджет хисабыннан. 

Яңа мәйданчык мәктәп янында барлыкка килгән. Әлеге урын бик ташландык хәлдә иде, ди авыл башлыгы Альбина Зиатдинова. Ташландык урыннан менә дигән мәйданчык барлыкка килгән.

«Башлап җибәргәндә бик куркып тотынсак та, эшне төгәлләп киләбез. Шушы зур эшләрне башкарып чыгарга ярдәм иткән карьер җитәкчеләренә, клуб, китапханә, сельсовет, мәктәп хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт җиткерәбез», – ди авыл башлыгы.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында укый аласыз.

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев