Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы мәктәбен 40 ел элек тәмамлаганнар очрашты

“Чәчләргә чал төшсә дә, без гел шул укучылар, гел шундый шуклар”, - ди алар.

Сугышлы мәктәбен моннан 40 ел элек тәмамлаучылар күптән түгел бергә очрашып күрештеләр. “Күбебез инде әби-бабай булган, шактый гына тормыш тәҗрибәсе тупладык. Дүрт дистә елдан соң классташлар белән очрашу - зур вакыйга. Бер күрешү – үзе бер гомер”, - ди Сиринә Галимова.

Сугышлы сигезьеллык мәктәбендә ике авыл балалары белем алган (ул чакта мәктәп сигезьеллык була. Хәзер исә балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп башлангыч кына булып калды). Юлтимер һәм Сугышлы балалары дус булып, укыганнар. Беренче укытучылары Гөләндәм Солтановага алар бик рәхмәтле. Белем иленең серләренә төшендерүче укытучы өчен укучыларының рәхмәтле булуы зур сөенеч.

Очрашуда сыйныф җитәкчесе – Люция Сәфәргалиева, физика укытучысы Сания Морадыймова, биология-химия укытучысы Фәния Әхмәтова катнашкан. Кызганыч, укыткан укытучыларның күбесе бу якты дөньяда юк инде.

Классташларның күрешү урыны – билгеле, мәктәптә. Алар биредә кабинетлар буенча йөреп чыкканнар, истәлекләре белән уртаклашканнар, элеккеге фоторәсемнәрне караганнар. Арадан иртә киткән сыйныфташлар һәм укытучылар рухына дога кылганнар.

-    Һәркайсыбыз очрашуга шат иде. Инде күптән болай җыелып, очрашканыбыз юк иде. Кызганыч, барыбыз да җыела алмадык. Төрле сәбәпләр белән кайберәүләр кайта алмады. Очрашуда җылы һәм уңай атмосфера хөкем итте. Беркем дә тормыш авырлыкларына зарланмады, ә күтәренке кәефтә, уен-көлке белән вакыт уздырдык, - ди Сиринә Галимова.

Очрашу барышында җырлар җырлап күңелләрен бушатканнар, туйганчы сөйләшеп, матур теләктә таралышканнар.

 

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев