Тимәш авылында су белән тәэмин итү челтәрләренең авария хәлендәге участокларын алыштырдылар
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Тимәш авылында су белән тәэмин итү челтәрләренең авария хәлендәге участокларын алыштырдылар

2025 елда Тимәш авыл җирлеге «Татнефть» компаниясенең грант конкурсында «Суүткәргечләр төзү» номинациясендә җиңүче булды.

Алынган акчалар торак пункт инфраструктурасының иң кискен проблемаларының берсен хәл итәргә мөмкинлек бирде. Тимәшкә су Сугышлы гидротехник корылмасыннан килә һәм 2300дән артык кешене тәэмин итә. Озынлыгы 10 мең метрдан артык булган иске суүткәргечләр челтәре инде узган гасырның 70-80 нче елларыннан бирле хезмәт иткән һәм күптән яңартуны сораган.

«Узган елның көзендә без „Водоканал“ белгечләре белән проблемалы линияләрне барладык, — дип сөйли Тимәш авыл җирлеге башлыгы Халидә Сөләйманова. — Халык белән очрашуларда һәм техник документацияне өйрәнү барышында авария хәлендәге урыннар ачыкланды. Шулай ук эшләрне планлаштырганда вакытлы уңайсызлыкларны минимальләштерү гамәлләре дә исәпкә алынды».

Яз көне «Водоканал» җәмгыяте эшкә керешә. Быел авылда 2 чакрым суүткәргеч алмаштырылган. Лесная урамында, шулай ук Яшьләр, Утыз Имәни, Тукай, Октябрь һәм Нефтепроводчиков урамнарында яңа челтәрләр салынган. Бу авылның халык күп яши торган секторы, анда шәхси йортлар гына түгел, күпфатирлы йортлар да урнашкан. Модернизация нәтиҗәсендә 1000нән артык кешенең су белән бәйле хәлләре яхшырды. Яңа торбаүткәргеч заманча полипропилен торбалардан монтажланган. Алар коррозиягә бирешмиләр, югары ышанычлылык белән аерылып торалар һәм озак хезмәт итү вакытын гарантиялиләр. Хәзер чиста су авыл кешеләренең йортларына өзлексез һәм яхшы басым (напор) белән керә.

Бу вакыйгага «Лениногорскнефть» идарәсе ветераны, озак еллар идарәдә кадрлар бүлегендә эшләгән Раиса Салих кызы Зарипова да шатлана.

«Без суүткәргечне яңартканга бик канәгать калдык. Моңа кадәр су линиясендә аварияләр еш булды, халык өчен уңайсызлык килеп чыга иде, бигрәк тә кышын. Нефтьчеләргә мондый ярдәм өчен зур рәхмәт», — ди ул.

Тимәш авыл җирлеге башлыгы ассызыклаганча, инфраструктураны яңарту буенча масштаблы эшләр дәвам итәчәк. «Без „Татнефть“ компаниясенә авылда тормыш сыйфатын яхшыртуда даими ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас күңелдән рәхмәтлебез. Адымлап халык өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Безнең төп бурыч — җирлекнең суүткәргеч челтәрләрен тулысынча яңарту», — дип планнары белән уртаклашты Халидә Сөләйманова.

 

Сергей Трусов фотосы


Нет комментариев