Бу хакта Түбән Чыршылы мәктәбе хәбәр итә.
Укытучылар көненә багышланган матур чара актлар залына укытучыларны, ветеран укытучыларны, мәктәпнең үзидарә төркемен җыйды. Биредә укучыларның ихлас котлавы, видеоязмалар һәм концерт программасы аша остазларга булган тирән хөрмәте сизелде.
Чарада педагог-оештыручы Талига Шамиловнаның шигъри чыгышы, укытучы Гүзәлия Әхәтовнаның җырлары, балалар бакчасы коллективының театраль миниатюрасы һәм укытучы Әнисә Бинарисовнаның интерактив уеннары яңгырады. Театраль миниатюрада катнашучыларның мәктәп формалары киеп, ак бантлар тагып чыгыш ясавы – үзенчәлекле.
Бәйрәм ахырында җылы әңгәмәләр өчен табын әзерләнгән иде. Ветеран укытучылар мондый хөрмәт һәм игътибар өчен рәхмәтләрен җиткергән.
Нет комментариев