Районыбызның Урдалы авылында дулкынландыргыч, шул ук вакытта тантаналы да чара үтте: Солдат һәйкәленә ремонт ясалды, яңадан торгызылды һәм тантаналы ачылыш булды.
Әлеге монументның тарихы 1968 елга барып тоташа. Авылның Совет урамында йолдыз беркетелгән гади генә обелиск барлыкка килә. Ә бер елдан соң, М. Җәлил исемендәге колхоз ярдәмендә йолдыз урынына Солдат фигурасы куялар. Аның скульпторы Лениногорск кешесе була. Кызганыч, исем-фамилиясе тарих битләрендә урын алмаган. Обелискка Солдат куелгач, аны 1969 елның 7 ноябрендә тантаналы рәвештә ачалар һәм авылның тарихи хәтер урыны булып кала. Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган авылдашларының истәлеген саклап торган бу монумент.
Еллар уза. Монумент та әкренләп туза, ишелә бара, бик начар хәлгә кала. Аны сүтәргә карар кылалар. Ләкин авыл халкы мондый хәлгә юл куярга ирек бирми. 2025 елда авылда референдум уздыралар: һәйкәлне сүтәргәме, әллә ремонтларгамы? Күпчелек халык яңадан ремонтларга дигән фикердә була. Халык акчалата ярдәм итә, эш күләме билгеләнә, матди ярдәм һәм тырышлык, тарихны саклап калу уе һәм теләге ярдәмендә хәрәбәгә әйләнгән диярлек һәйкәлне яңадан торгызалар. Ачылыш алдыннан бергәләшеп өмә үткәрделәр, коймасын да буяп куйдылар.
Күптән түгел исә һәйкәлне тантаналы төстә ачтылар. Чарада обелискка яңа сулыш өрүдә тырышлык куйган Марат Газизов һәм Наил Багаутдинов (аның бригадасы эшне башкаручы) билгеләп үтелде. Шулай ук реставрацияләүдә катнашучылар: Хәмит Ялалтдинов, Илгиз Кәлимуллин, Тәлгат Гарифуллин, Илгиз Бәдретдинов, Рамил Хөснетдинов, Хәмит Калимуллин, Фәрит Калимуллин, Рәис Каюмовка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шатлыклы вакыйга белән Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шамарданов, Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова котлады. Кызыл тасма киселгәннән соң һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Урдалы авылы халкы үз иле тарихына һәм ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгына тирән ихтирамын күрсәтте.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 13 ноябрь санында укый аласыз.
Нет комментариев