Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратай авылында Рамазан аеның бер көнен Коръән укуга багышладылар

Чара авыл мәчетендә узды.

Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә эшләп килүче "Мөслимә" клубы җитәкчесе Ләйлә ханым Гыймранова хәбәр иткәнчә, Рамазан -  Коръән уку ае. Шунлыктан Зәй-Каратай авылы мөслимәләре өченче ел рәттән Аллах китабына аерым игътибар бирәләр.

Чарага  Лениногорск мәчетеннән  Ләйлә һәм Фәния ханым да килгән иделәр. Мөслимәләр "Фатиха" сүрәсен яттан укып, кыска сүрәләрнең дөрес укылышын тикшереп карадылар. Ләйлә ханым, Фәния ханым үтемле вәгазьләр -  нәсихәтләр сөйләп, Коръән укудагы кимчелекләрне дөресләделәр. Барлык килүчеләр дә файдалы китаплар, зәм-зәм сулары белән бүләкләнделәр.

Соңыннан бергә дога кылып таралыштылар.

 

Чыганак: "Ислам в Лениногорске" телеграм-каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев