Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Исемең матур, кемнәр куйган...

"Исеме җисеменә бигрәк туры килеп тора бит" дип, сокланырлык затлар аз түгел арабызда. Шундыйларның берсе - хезмәттәшебез, 12 нче лицейның музыка укытучысы Гүзәл Исхак кызы Вәлиуллова. Зеленая Роща авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә ул. Әтисе белән әнисе икесе дә 40 елга якын гомерләрен мәктәпкә, балалар тәрбияләүгә багышлаган гаиләдә үскән кыз...

"Исеме җисеменә бигрәк туры килеп тора бит" дип, сокланырлык затлар аз түгел арабызда. Шундыйларның берсе - хезмәттәшебез, 12 нче лицейның музыка укытучысы Гүзәл Исхак кызы Вәлиуллова.


Зеленая Роща авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә ул. Әтисе белән әнисе икесе дә 40 елга якын гомерләрен мәктәпкә, балалар тәрбияләүгә багышлаган гаиләдә үскән кыз башка һөнәр сайлауны күз алдына да китерә алмагандыр, мөгаен: VIII сыйныфны тәмамлауга, Лениногорск педагогия училищесына укырга керә. "Гүзәл" дигән күркәм исеменең тәэсир көче шул вакытларда ук башланмады микән әле - кыз иҗатка, сәнгатькә, чыннан да, гүзәллек дөньясына тартыла, үз сәләтен ачык тоеп, музыка бүлегендә белем ала.
Училищены уңышлы гына тәмамлаганнан соң, 1977 елда Гүзәл үзенең хезмәт биографиясен башлап җибәрә: туган авылында музыка укытучысы, бер үк вакытта өлкән пионервожатый булып эшли, аннары 6 нчы урта мәктәптә балаларга музыка серләрен ачарга булыша, ә 1994 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр, үз һөнәренә тугры калып, 12 нче лицейда эшли. Эш урыннары шулай санаулы гына юллар эченә сыеп бетә торган булса да, Гүзәл Исхаковна укучылары һәм хезмәттәшләре, шәһәрдәшләре каршында тирән ихтирам яулаган, бай эш тәҗрибәсенә ия булган, ил-көн алдында абруйлы мөхтәрәм зат.
Әйе, озак еллар киң кырлы эшчәнлек алып бара ул. Менә 20 ел инде "Сөембикә" вокаль ансамбленә җитәкчелек итә, күпме кешегә "иҗат илһамы" дигән төшенчәне аңлаткан, чыгышлары белән күпме тамашачыны хозурландырган ул! Җирле шагыйрьләр белән дә тыгыз хезмәттәшлектә: шигырьләрен көйгә салып, җырлар да иҗат итә. Иҗат җимешләрен туплап, берничә җыентык та бастырып чыгарды, соңгысы -"Җырларымны сиңа багышлыйм" дигәне узган ел дөнья күрде. Бу җыентыктагы шигырьләрнең авторы - Гүзәл ханымның каенанасы Мәһәрша Вәлиуллова.
Педагогик хезмәт эшчәнлеге дәверендә талантлы балаларны вакытында күреп алып, музыкаль сәләтләрен үстереп, тиешле юнәлеш биреп җибәргән остаз да әле ул. Хәзер инде аның гомерләрен иҗат белән бәйләгән, олы сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән өчен укытучы-остазларына рәхмәт хисләре белән яшәүче, иҗат итүче шәкертләре дә шактый: Н.Родионова, Д.Иванов, А.Закирова, И.Захаров, Р.Хәмидуллина, А.Рамазанов, А.Заһретдинова, А.Халиков һәм башкалар.
Гүзәл Исхаковнаның без - татар теле һәм әдәбият укытучылары белән тыгыз элемтәдә торып эшләвен әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас кебек. Милли-төбәк компонентлары белән эш иткәндә, гади генә әйткәндә, балаларга милли йолалар, традицияләр һәм гореф-гадәтләрне аңлату, тәрбияләү эшләрендә беренче ярдәмчебез ул.
Г.Вәлиуллованың тырыш хезмәте югары бәяләнә: Татарстан Республикасы Мактау грамотасына, ә быел яшь талантларны үстерүгә керткән өлеше өчен махсус премиягә лаек булды. Ә шулай да иң мөһиме - хезмәттәшләренең һәм укучыларының тирән ихтирамыдыр, мөгаен.
Яраткан шөгыле булган, шушы юнәлештә фидакарьлек белән хезмәт иткән һәм зур хезмәтләре өчен бүләкләргә - мактау-данга ирешкән юбиляр язмышына сокланып карамый мөмкин түгел. Ә инде боларның барысы өстенә аның гаиләдә менә дигән хуҗабикә, хәләл җефете Илшат Әнвәр улына тугры хатын, ике улына - Айрат белән Айдарга газиз әни дә икәнлеген белү бу гүзәл затка булган ихтирам хисләрен көчәйтә генә. Хәзер инде әнә Айрат белән килене Илмираның үзенең улы бар: балдан татлы бала баласын - кадерле оныкны сөю бәхетенә дә иреште алар.
Һәрвакыт ачык, көләч йөзле, шат күңелле гүзәл зат - Гүзәл Вәлиуллованың күптән түгел юбилее узды. Без - хезмәттәшләре, аны 55 яше тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тормышында бары тик - шатлык-куанычлар, эшендә уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей