Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә Яңа ел күчтәнәчләре әзерләде

Хәрби операциядәге егетләргә лениногорскилылар һәрвакыт булышу җаен карый.

Шушы көннәрдә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы районнан китә торган гуманитар ярдәмгә үз өлешен кертте. Оешмадагы уңган ханымнар, кулдан токмачлар кисеп, кирәкле киемнәр, шәхси гигиена чаралары да озатканнары бар иде. Бу юлы үзенчәлекле бүләк – “Яңа ел күчтәнәче әзерләгәннәр.

“Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова белән киңәшләшкәч, ул консерва ише әйберләр күбрәк булса, әйбәт булыр иде диде. Чөнки ашарга пешерү җайлары бик юк, ә консервалар җайлы. Шуннан оешмадагы кызларыма хәбәр иттем. Тәм-томнар алсагыз, аларны тимер савытларга салып куярга кирәклеген дә әйттем”, - ди “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.

Оешмадагы хатын-кызлар әйберләр алып, конфет ишеләрне тимер савытларга төяп куйганнар. Әлеге оешманың үзләренең бүлмәсе булмаганлыктан, бераз кыенракка туры килсә дә, алар продуктларны тартмаларга төяп, әзерләп куйганнар. “Булышучы кызларыма рәхмәт. Күчтәнәчләребез хәрбиләргә барып җитсен. Алар исән-сау булсын”, - дип Тәслимә Рафикова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев