ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР рубрикасы буенча яңалыклар
-
А, С һәм В витаминнары җитмәгәндә....
Язгы вакытта күпләрдә витаминнар кытлыгы булырга мөмкин, шуңа күрә аларның иммун системасы «соңгы чиктә эшли».
-
Сәхәргә ниятләгәч, су эчәргә ярыймы?
Сәхәр тәмам дияргә ун минут кала сәхәрне ниятләдек ди. Әмма көндәлек эчә торган даруың онытылган яки су эчәсең килсә, эчәргә ярыймы?
-
Аш бүлмәсенә гарнитурны ничек дөрес сайларга?
Хатын-кыз 18 ел гомерен аш бүлмәсендә уздыра. Күптән түгел Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Шул рәвешле гүзәл зат көненә уртача 6 сәгать вакытын аш бүлмәсендә уздыра булып чыга. Монда ашарга пешерү белән беррәттән, ашау, савыт-саба юу, аш бүлмәсен җыештыру өчен киткән вакыт та кергән. Аш-су бүлмәсендәге гарнитур дөрес сайланган булса, бу эшләрне күпкә тиз һәм җайлырак башкарып була дип ышандыра белгечләр. Моның өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Җиһаз ясау буенча компания җитәкчесе Рөстәм Сабировтан аш-бүлмәсенә гарнитур сайлау серләрен белештек.
-
Алма серкәсенең файдасы турында
Сез алма серкәсен еш кулланасызмы? Әйе, дип җавап бирсәгез, афәрин! Тотып та караганыгыз булмаса, әлеге мәгълүматтан соң бу файдалы продуктка карата фикерегез үзгәрми калмас. Әлбәттә, сүз – 100 процент табигый булган, 4-5 процентлы алма серкәсе турында.
-
Кәбестәне кайчан чәчәргә?
Башлы кәбестә өлгерү вакыты буенча өч төргә бүленә.
-
Нинди ирләрдән ераграк торырга? Хатын-кызлар игътибарына
Ир-атлар нинди була?
-
Кыярның нинди сортлары мул уңыш бирә?
— Орлыкның сыйфаты — киләчәк уңышның нигезе икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Шуңа җәй буе тәмле, мул уңыш биргән кыяр үстерәм дисәгез, орлыкка аеруча игътибарлы булыгыз, — диләр Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре. — Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк: күзләр камаша.
-
Хуҗабикәләр өчен бик файдалы киңәшләр
Ипи искермәсен өчен ул салынган савыт читенә чи бәрәңге, алма куегыз, йә булмаса, чеметеп кенә тоз сибегез.
-
Табиб-аллерголог: Аллергия – нәселдән күчә торган авыру
Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Шуларның яртысыннан артыгы сезонлы аллергиядән җәфалана, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре. Бу мәкерле чирне алдан кисәтеп буламы? Аллергиядән интеккән кеше нәрсәләр белеп торырга тиеш? КФУ Университет клиникасының табиб-аллергологы Алия Ключарова белән шул хакта сөйләштек.
-
Катыкны яңа ысул белән оетабыз
Даруханәдә сатыла торган препараттан катык шәп килеп чыга.
-
Помидор үсентеләре нечкә сабаклы булып үсәләр: нилектән шулай?
– Помидор үсентеләрен күчереп утырткан идем. Нигәдер күтәрелеп китә алмыйлар, нечкә сабаклы булып үсәләр. Нилектән шулай икән?
-
Көнбагыш йөрәк өчен файдалы
Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург “Россия 1” каналындагы “О самом главном” программасы эфирында көнбагышның файдалы үзенчәлекләрен ачты. Белгеч сүзләренә караганда, бу ризык йөрәк, шулай ук тире, тырнаклар һәм чәч өчен бик тә файдалы.
-
Хатын-кызның гаиләне таркатучы биш хатасы
Гашыйк булсаң, кешенең кимчелекләрен күрмисең. Аннары... көннәрдән бер көнне күзләр ачылып китә дә, мин ничек бу кешене ярата алдым икән, дип шаккатасың. Нишләргә? Аерылышыргамы? Дөньяда идеаль кешеләр бармы?
-
Петуния бик начар үсә, сәбәбе нидә?
Сорауга бакчачы Эльмира Исхакова җавап бирә:
-
Каен бөресе җыеп калыгыз!
Медицина максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә 6 процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган.