Токмач «шулпасы»н түкмәгез
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Токмач «шулпасы»н түкмәгез

Хуҗабикәләрнең күбесе токмач пешкән суны түгә. Ә бит аннан файдаланырга мөмкин.

*Коймак камырына өстибез. Сөткә бераз гына шул суны кушсаң, коймак күпереп, бик йомшак һәм тәмле булып пешәчәк.

* Фасоль яки борчакны җебетәбез. Болай эшләгәндә, кузаклылар үзенчәлекле бер тәмле тәм сеңдереп, тизрәк пешәчәк.

* Гөлләргә сибәбез. Ләкин су кайнар һәм тозлы булмаска тиеш! Сыеклыктагы крахмал гөлләрне тукландыра.

* Савыт-саба юу өчен кулланабыз. Майлы таба яки башка савытны токмач «шулпасы»на салып, бераз тотабыз. Крахмал майны бик яхшы эретә.

http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/tokmach-shulpasyn-tkmgez

https://pixabay.com/ru/


Токмач «шулпасы»н түкмәгез

Нет комментариев