Чөгендер тоз ярата!
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чөгендер тоз ярата!

Кызыл чөгендер татлы булып үссен өчен нишләргә?

Җирне нейтральләштерү өчен җәй буена берничә тапкыр чөгендер үскән туфракка көл сибәргә кирәк.

Бер кило көлне ун литр суга кушып болгатырга, бер сәгать төнәтергә. Аннары шушы сыеклыкны түтәлләргә сибеп чыгарга да була. 

Берничә тапкыр тозлы су сибәргә кирәк. Чөгендернең беренче алты яфрагы күренгәч, аннары түгәрәкләнеп килгәндә һәм уңыш җыеп алырга бер ай кала.

10 литр суга 1 аш кашыгы тоз салырга кирәк.Тозның йодлаштырылмаганын сайлагыз.

http://almet-rt.ru/news/lmt/52143

https://pixabay.com/ru/


Чөгендер тоз ярата!

Нет комментариев