РӘСМИ БҮЛЕК рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан Президенты: Бездә нефть күп, әмма полимер һәм каучукларда акча эшләячәкбез
Татарстан нефть табышын элеккеге кебек үк «кара алтын» сатудан түгел, ә төрле нефть продуктлары сатудан алырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туры эфирда хәбәр итте.
-
Рөстәм Миңнеханов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк
Туры эфир 10 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә планлаштырылган.
-
Рөстәм Миңнехановның сайлау алды лозунгы билгеле
Яңа срокка Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның кандидат буларак төп лозунгы: «Традицияләргә тугрылык. Киләчәккә ышаныч». Яңа лозунгны журналистларга Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов игълан итте.
-
Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча утырышта катнашты
«Россия гаиләләренең мәнфәгатьләре, иминлеге беренче урында булырга тиеш», — диде Россия Президенты.
-
Әлмәттә шәһәр төзелеше закончалыгындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе төзелеш тармагында катнашучылар һәм тугыз район башкарма комитеты вәкилләре белән зональ киңәшмә үткәрде.
-
Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде
Гомумроссия тавыш бирүенең матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең төп законына төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде.
-
Политолог: Яңартылган Конституция республиканың тарихын һәм үзенчәлеген яклый
Россия политологы Марат Бәширов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә милли республикаларның статусы теркәләчәк, ә аларның мәдәнияте һәм тарихы якланачак дип белдерде. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.
-
Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр - ул традицияләрне, мәдәниятне, телне саклау
Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр пункты гражданнарның социаль хокукларын яклауга, дәүләт идарәсен камилләштерүгә кагыла. Бүген тавыш бирүдә катнашкан Россия Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.
-
Садыйков медицина ярдәме турында Конституциягә кертеләчәк төзәтмәнең мөһимлеген әйтте
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «үтемле медицина ярдәме» төшенчәсенең ни өчен РФ Конституциясе дәрәҗәсендә ныгытылырга тиешлеген аңлатты. Үз фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте.
-
Виктор Демидов: Төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту
Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — илебез өчен әһәмиятле тавыш бирү, аның максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу фикерне тавыш бирү вакытында Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов әйтте.
-
Политолог: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә
Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә. Бу илнең статусын социаль дәүләт буларак ныгытачак. Бу хакта «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Марков әйтте.
-
Миллионнан артык татарстанлы Конституциягә төзәтмә кертү өчен тавыш бирүдә катнашты
Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 1 млн 162,5 мең кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Федераль эксперт Казанда сайлау участогында тавыш бирде
Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча РФ Иҗтимагый палатасының эш төркеме әгъзасы, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич бүген Казанда булды. Ул КАИ бинасында 42нче сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.
-
Рәшит Низамов архитектура университеты коллективының төзәтмәләрне хуплавын әйтте
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта интервьюда вуз ректоры Рәшит Низамов белдерде.
-
Татарстанда тавыш бирү өчен участок эзләү буенча Россиядәге беренче телеграм-бот эшли
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Telegram мессенджеры аша тавыш бирү өчен участок табарга ярдәм итүче «Минем сайлау участогы» чат-ботын эшләтеп җибәрде. Бу Россиядә мондый беренче сервис һәм ул Татарстан халкына гына исәпләнгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.