Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Политолог: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә

Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә. Бу илнең статусын социаль дәүләт буларак ныгытачак. Бу хакта «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Марков әйтте.

 

«Шул рәвешле Россиядә һәр кешенең үз-үзенә пенсия туплау системасы, ягъни тупланма модель системасы юкка чыгарыла», — дип билгеләп үтте ул.

Сәясәтче медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүне дәүләткә йөкләүне, төзәтмәләрдә тәкъдим ителгән тагын бер мөһим өлеш дип атады

«Миңа калса бу вазгыять [коронавирус] АКШ кебек илләр сайлаган юлның дөрес булмавын күрсәтте. Болар бик бай илләр, әмма алар дәүләт күләмендәге солидар медицинаны түгел, ә иминият медицинасы системасын сайлады. Бу АКШның дөньякүләм эпидемия үзәгенә әверелүнең бер сәбәбе булды», — диде политолог.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/29-06-2020/politolog-konstitutsiyag-kertel-ch-k-t-z-tm-l-r-pensiyane-solidar-sistemasyn-berket-5752862

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев