Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рөстәм Миңнехановның сайлау алды лозунгы билгеле

Яңа срокка Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның кандидат буларак төп лозунгы: «Традицияләргә тугрылык. Киләчәккә ышаныч». Яңа лозунгны журналистларга Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов игълан итте.

 

«Бу лозунгка зур мәгънә салынган. Монда Рөстәм Миңнехановның җитәкчелек иткән вакытында тупланган эшләре дә, киләчәккә төп бурыч буларак республикада тынычлык һәм татулык саклау да, социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү дә әйтелә», — дип аңлатты Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов соңгы социологик тикшерүләр нәтиҗәсен әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда сайлаучыларның 100 проценты диярлек Рөстәм Миңнехановны белә, 75 проценты аның эшчәнлеген уңай бәяли, 78 проценты үз тавышын бирергә әзер.

Эпидемиологик вәзгыятьне искә алып, сайлау алды чаралары күбесенчә ачык һавада, күп фатирлы йортларның ишегалларында оештырылачак, пикетлар һәм сайлаучылар белән очрашу форматында узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары да җәлеп ителәчәк. Чаралар 1 августтан башлана.

 

https://tatar-inform.tatar/news/politics/28-07-2020/r-st-m-mi-nehanovny-t-p-lozungy-traditsiyal-rg-tugrylyk-kil-ch-kk-yshanych-5759747

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев