Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск акробатлары республика данын яклаячак

Берничә көн элек Киров шәһәрендә спорт акробатикасы буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды.

Ярышларның төп максаты – Россия Чемпионаты һәм Беренчелегендә катнашачак спортчыларны сайлап алу иде.

Илкүләм ярышларга юлламаларны төрле яшьтәге спортчылардан торган, иң югары нәтиҗәләр күрсәткән сигез төркем алды.

Аларның икесе Лениногорскидан - Ариана Галләмова, Элина Саримова, Дарья Неустроева һәм Динара Низамиева, Амалия Низамова, Элина Сәлаховадан торган акробат кызлар төркемнәре. Киров шәһәрендә узган ярышларда алар бронза призерлар булдылар.

Кызлар тренерлары Әсхәт Хәйруллина, Марина Мөхәммәтова, Зилә Пиянзина һәм Руслан Хөснетдинов кул астында шөгыльләнә. Хәзер алар май аенда Волгаградта үтәчәк Россия ярышларына әзерәнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев