Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Аяз Вафин бронза медаленә ия булды

Җәлил поселогында герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә республика чаңгы ярышлары узды.

Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан иң көчле егет-кызлар катнашты.

Лениногорскилылар уңышлы чыгыш ясады. Бронза медальгә Аяз Вафин лаек булды. Шулай ук, финалга Кристина Муравцева чыкты. 

Үз яшь төркемнәрендә Кәрим Галиев, Серафим Зарубежнов, Богдан Умбиталиев, Нияз Хамматов, Илнар Хәмидуллин, Дарья Уланова, Айдар Хәкимов, Камилла Щербакова иң яхшылар арасына керде.

Алда Бөгелмә шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча ярышлар, аларга уңышлар телибез.

Марина Сафина, өлкән тренер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев