Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Данил Садриев Россия чемпионатында көмеш медальгә ия булды

Лениногорск трамплинчылары Россия чемпионатында республика данын яклап чыгыш ясадылар.

Ярышлар Сочи шәһәренең «Русские горки» трамплиннар комплексында өч көн буена дәвам итте. Бәйге 27,29 һәм 30 сентябрь көннәрендә, өч категориядә: хатын-кызлар, ирләр һәм ирләр командалары арасында узды.

Лениногорск шәһәренең трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Аделина Ибраһимова шәхси зачетта 10 нчы урынга чыкты. Рафаэль Мөхәммәтвәлиев шәхси зачетта 15 нче урынны алды.

Данил Садриев Россия чемпионатында икенче урынны яулап көмеш призеры булды. Ә команда зачетында Татарстан җыелма командасы 5 нче урынны яулады.

Җыелма команда составында Лениногорск трамплинчылары Данил Садриев һәм Рафаэль Мөхәммәтвәлиев та керә. 

«Мондый илкүләм ярышларда призлы урыннарга чыгу спортчыга спорт мастеры исеменә лаек булу мөмкинлеге бирә. Дүртенче-бишенче урынарга чыгучылар спорт мастерлыгына кандидат була ала. Әмма безнең трамплинчыларыбызның берсе, Пекинда узган кышкы олимпия уеннарының көмеш призеры Данил Садриев — атказанган спорт мастеры инде. Рафаэль Мөхәммәтвәлиев аның эзеннән килүче тагын бер өметле трамплинчыбыз. Ул спорт мастерлыгына кандидат. Әле бәйгенең трамплиннан сикерү өлеше генә тәмамланды. Чаңгыда ике төр ярыш (двоеборье) буенча ярышлар, чемпионатның эстафетасын дәвам итәчәк», — диде чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча республика федерациясе президенты Әнәс Вәлиев.

Фото:  "Биеклек" ("Высота") Яшьләр үзәгенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев