Акция тег белән яңалыклар
-
Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик акциясе старт алды
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Лениногорскида "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе үткәрелә. Әлеге чорда балалар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр, "Бала - мөһим пассажир", "Игътибарлы машина йөртүче" һәм башка акцияләр үткәрү каралган. Шулай ук конкурс һәм викториналар да оештырылачак. Максаты - балаларның юлда җәрәхәт алуын кисәтү.
-
Лениногорскида “Сак булыгыз, мошенниклар!” акциясе старт алды
"Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе 16 - 31 март 2015 ел аралыгында уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге. Соңгы арада мошенниклык очраклары сирәк очрый башлады. Күпме профилактик чаралар үткәрелеп торса да, халык алдауларга ышана бирә һәм мошенниклар "кармагына" эләгүен дәвам итә. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкка мошенникларның...
-
Лениногорскида “Мәхәббәт агачы” акциясе
14 февраль көнне бөтен дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә. Икенче төрле аны "Изге Вәли көне" дип йөртәләр. "Изге Вәли көне" инде 16 гасыр буе яшәп килә, дигән фаразлар да бар. Әмма Мәхәббәт бәйрәмен билгеләп үтү тагын да борынгыдан - борынгы мәҗүсилек сәнгате вакытыныннан ук килә диелә. 14 февраль көнне Лениногорск...
-
1 октябрьдән Лениногорскида ике юл акциясе старт алды
Лениногорск районы буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре юлда йөрүчеләрне ике акция барышында тикшерәчәк. 1-10 октябрьдә "Пешеход" акциясе барышында машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр игътибар үзәгендә булачак. 1-15 октябрьдә "Автобус" операциясе барышында машина йөртүчене һәм транспорт чарасын тикшерәләр. Юл кагыйдәсен бозган өчен, җәяүлегә штраф - 500 сум, машина йөртүчегә минималь сумма - 500...
-
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе узды
Лениногорскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" игелеклелек акциясе узды. Ул безнең районда сигезенче ел үткәрелә. Быел шәһәр һәм районда I сыйныфка 803 бала барыр дип планлаштыра. Шуның 76сы - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләдән. Аларга мәктәпкә бару өчен ярдәм бик тә кирәк. Оешма-предприятие, депутатлар, эшмәкәрләр көче белән балаларга мәктәп кирәк-ярагы...
-
Татарстанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе башланды
22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» дигән игелеклелек акциясе башланды. Әгәр өегездә укылган, яхшы хәлдә сакланган китаплар бар икән, аларны мәктәп китапханәсенә тапшыра аласыз. Китапханә аларны бик теләп кабул итәчәк, һәм башка укучы да әлеге китаплардан файдалана алачак. Мәктәпләрне кирәкле китаплар белән тәэмин итүгә карамастан,...
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе старт ала
7 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциягә 7 нче июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында оештырылачак чарада старт бирелер дип көтелә, дип хәбәр...
-
Үз мәктәбенә ярдәм итүчеләр бар
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясендә икенче ел рәттән лениногорскилылар да актив катнаша. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алган мәгълүматлар буенча, "Сатурн-Урал" җәмгыятенең генераль директоры Равил Фәйрүзов Сарабиккол мәктәбенә 290 мең, "Бәкер" шифаханәсе баш табибы Фаяз Ибраһимов Шөгер мәктәбенә 120 мең, "Охтин-Ойл" җәмгыяте директоры Рөстәм Хөснетдинов 10 нчы...
-
Лениногорск музеенда “Музей язы” акциясе үтте
24 апрельдә "Туган якны өйрәнү" музеенда, "Музей язы" республика акциясе кысаларында, кунаклар - күрше шәһәрләрдән хезмәттәшләр килде. Кунаклар безнең музейның барлык үзенчәлекләрен дә карады, Экспозиция залларын гына түгел, ә эш урыннарында да булды. Музейның матди базасы, техник яктан тәэмин ителеше,хезмәткәрләрнең иҗади эзләнүләре - барысында да яхшы тәэсирләр генә калдырды. Республиканың...
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды
Бүген 8 нче мәктәпнең татар телендә иркен сөйләшүче VI, VIII һәм IX сыйныф укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысасында шәһәр урамына чыкты. Алар Шашин урамында урнашкан берничә кибет, даруханәгә кереп, сатучылардан татарча белү-белмәүләре белән кызыксындылар, татар кешеләре белән аралашу өчен үзләре төзегән сүзлекне дә тапшырдылар. Әлеге сүзлек берничә өлештән торып,...
-
Лениногорск урамнарында «Ак тасма» акциясе
20-25 ноябрьдә шәһәребез урамнарында «Ак тасма» акциясе үтәчәк. Ул Бөтендөнья балалар көне һәм хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне уңаеннан оештырыла. Шәһәребезнең «Логос» психологик ярдәм күрсәтү үзәге гаиләдәге явызлыкка битараф булмаган һәркемне акциядә катнашырга чакыра.
-
Лениногорскида “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе узды
Бүген шәһәрнең нефть монументы янында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе узды. Ул аз керемле, күп балалы яисә әти-әнисе инвалид булган I сыйныфка укырга баручы балаларга уку кирәк- яраклары тутырылган букча тапшырудан гыйбарәт. Быел ул 93 балага бирелде. Шулай ук әлеге акция кысаларында Артур Насыйбуллинга (7 нче мәктәп), Аделина Сафинага...
-
Лениногорскида “Игътибар – балалар!” акциясе башланды
15 августтан республикада, шул исәптән Лениногорскида "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе үткәрелә. Әлеге чорда балалар белән әңгәмә, "Куркынычсыз зебра", "Игътибарлы машина йөртүче" кебек акцияләр үткәрү каралган. Шулай ук конкурс һәм викториналар да оештырылачак. Максаты - балаларның юлда җәрәхәт алуын кисәтү.
-
Лениногорскида “Игътибар – балалар” акциясе башланды
15 май - 15 июнь аралыгында Лениногорскида "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактик акциясенең беренче этабы үтә. Ул балигъ булмаганнар арасында юл - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәрәхәт алуны кисәтү максатын күздә тота. Бу уңайдан, республиканың дәүләт автомобиль инспекциясе рейдлар, акция, конкурс - викториналар үткәрәчәк.
-
Лениногорскида “Җиңү рекорды”
9 май көнне Лениногорск нефть техникумы спорт мәйданчыгында "Җиңү рекорды" Халыкара акциясе узды. Аның кысаларында яшь спортчылар һәм барлык теләүчеләр 24 мең 838 тапкыр спорт күнегүе (отжимание) ясады. Бу сан Бөек Җиңүдән соң нәкъ менә шуның кадәр көн узганын аңлата.