Акция тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида “Танышырга рөхсәт итегез” акциясе төгәлләнде
Аның барышында Лениногорскиның участок инспекторлары 6500 фатирда, 850 йортта булды. Өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар биреп, үзләренең визит катрочкаларын калдырды.
-
Лениногорскида “Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир” акциясе бара
Әлеге оператив-профилактик акция 19 - 28 ноябрь аралыгында республика буенча уза. Аның барышында полиция хезмәткәрләре Лениногорскида яшәүчеләрнең фатир һәм йортларына барып, үзеңне һәм өеңне ничек итеп куркыныч хәлләрдән саклау юллары турында мәгълүмат җиткерәләр. Ведомстводан тыш сак һәм аның мөмкинлекләре хакында тулы итеп аңлатма бирәчәкләр. Әгәр дә яшәүче халыкны чынлап торып...
-
Яшьләр өчен акция
"Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар шәһәребезнең үзәк мәйданында "Без - сәламәт Россия өчен" республика антиалкоголь акциясендә катнашты. Аны үткәрүчеләр сыра һәм башка төр алкоголь эчемлекләрнең зыяны, алкоголь кулланучы балигъ булмаган балаларның нинди җаваплылыкка тартылулары турында сөйләде. Соңыннан барысы да "Без - сәламәт Россия өчен" плакатына үз имзаларын куйды.
-
Китап укырга яратасыңмы?
Республика көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә акция оештырылды. Бу шәһәребездә үткәрелүче массакүләм акциянең дүртенчесе икән. Ул халыкны, аеруча яшьләрне китап укыту, китапка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә. Бу көнне акциядә катнашучыларга төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде, республикабыз тарихы һәм мәдәниятен иң яхшы белүчене ачыклау максатыннан конкурс үткәрелде. Шулай ук китап...
-
Булачак укучыларга – бүләк
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Димәк, ата-анада баланы мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе туа. Уку-язу әсбаплары, компакт кирәк-яраклары белән беррәттән, мәктәп формасы да аласы. Акчаң гына җитсен, кесәң генә чыдасын... Шуны исәпкә алып, республикада ел саен гаилә кереме аз булган яки инвалид ата-ана белән яшәгән "беренчеләр"гә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган...