Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Булачак укучыларга – бүләк

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Димәк, ата-анада баланы мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе туа. Уку-язу әсбаплары, компакт кирәк-яраклары белән беррәттән, мәктәп формасы да аласы. Акчаң гына җитсен, кесәң генә чыдасын... Шуны исәпкә алып, республикада ел саен гаилә кереме аз булган яки инвалид ата-ана белән яшәгән "беренчеләр"гә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган...

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Димәк, ата-анада баланы мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе туа. Уку-язу әсбаплары, компакт кирәк-яраклары белән беррәттән, мәктәп формасы да аласы. Акчаң гына җитсен, кесәң генә чыдасын...

Шуны исәпкә алып, республикада ел саен гаилә кереме аз булган яки инвалид ата-ана белән яшәгән "беренчеләр"гә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырыла.
Быел да әлеге матур гадәтне читләп үтмәделәр. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе шәһәребезнең Үзәк мәйданында үтте. Аңа ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде.
Быел беренче сыйныф бусагасын республикада 37 меңнән артык бала атлап керәчәк. Шуның 6 мең 132се гаилә кереме аз булган, күп балалы яки әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдән. Шәһәр һәм районда быел мәктәпкә "инә белән кое казырга" баручылар саны - 787. Шуның 133е - аз керемле һәм ата-аналары физик мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләрдән.
Бәйрәмне, гадәттәгечә, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде:
- Хәерле көн, булачак укучылар, әти-әниләр! Инде алтынчы мәртәбә рәттән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе уздырыла. Кызганыч, әмма һәр гаилә дә баласын мәктәпкә әзерләрлек хәлдә түгел. Аз керемле яки ата-аналары, балалар үзләре физик мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләргә бу бик авыр. Ә бала, нәрсә генә булмасын, мәктәпкә барырга, белем алырга тиеш. Акция нәкъ шундый гаиләләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелә,- диде ул.
Хәйрия акциясендә һәр ел саен шәһәребезнең оешма-предприятиеләре катнаша. Ярдәм итүчеләр исемлеге ел саен тулыланып тора. Рәгать Хөсәенов ярдәм кулы сузган оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.
Укучыларны мәктәп тормышына аяк басулары белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко тәбрикләп, аларга гел "4"ле, "5"ле билгеләренә генә укуларын, ә ата-аналарга сабырлык һәм түземлек теләде. Әлеге күркәм теләкләргә 18 нче округ депутаты Лилия Баянова да кушылып, булачак укучыларга яхшы укырга, әти-әни һәм укытучы апа сүзен тыңларга кушты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре, волонтерлар белән берлектә "беренчеләр"гә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырды. Ә Никита Романчук өчен бу көн икеләтә куанычлы булды: мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчадан тыш, аңа шәһәр мэры спорт комплексына йөрү өчен сертификат тапшырды һәм тәртипле, тәүфыйклы булып үсүен, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәвен теләде.
Балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен Гөлнара Романчук барлык ата-аналар исеменнән җирле хакимияткә һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция