Алдау тег белән яңалыклар
-
"Апагыз үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле..."
Шушы көннәрдә генә шәһәрнең эчке эшләр бүлегенә бер-бер артлы өч хатын-кыз мошенниклык турында хәбәр иткән.
-
Чит кеше паспорты белән лениногорскилыларны алдаган хатын-кыз тотылган
Бу җәйдә берничә лениногорскилы полициягә мошенниклык хакында хәбәр иткән булган. Алар әйтүенчә, Минзәләдән булган яшь кенә бер кыз алардан кыйбатлы әйберләрне рассрочкага түләү шарты белән алган да, шуннан түләмичә юкка чыккан. Алдакчы бушлай белдерүләр сайтындагы телефоннарга шалтыратып, товарны рассрочкага сатып алу шарты хакында килешкән. Сатучылар белән очрашкач, имеш, финанс кыенлыклары...
-
Бер әбинең 70 мең сум акчасы "очкан"
Казанда яшәүче 74 яшьлек әби-карчык телефон аша алдаучыларның кармагына эләккән. Аның өй телефонына билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре, дип таныштырып, әбигә оныгының кыен хәлдә калуын җиткерә. Мошенниклар, пенсионер карчыкның оныгы машинасы белән кеше бәрдерүен, моның өчен аңа җинаять җаваплылыгы янавы турында хәбәр итә. Ләкин эшне 100 мең...
-
Алдакчы корбаны булмагыз... алдаулар ешайды
Газ хезмәте өлкәсендә эшләүче хезмәткәр, дип үзен атаучы һәм кешеләрне алдап йөрүче аферистлар күбәеп китте соңгы арада. Республиканың Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аларны эзли, дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Мошенниклар икәү, йә өчәү эшли. Газ хезмәтеннән плитәләрне тикшереп йөрибез, дип алдап, кеше өенә керәләр. Берсе плитә караган...
-
Ишеттегезме әле? Әбиләрне тагын алдаганнар...
Татарстанда телефон аша алдаучыларның корбаннары тагын да арта төште. Даими кисәтеп торсалар да, узган ял көннәрендә әби-карчыклар кабат кырыгалдарлар салган кармакка эләккән. Узган ялда алдакчылар Чаллыда яшәүче 67 яшьлек хатын-кызның өй телефонына иртәнге сәгать 9да шалтырата. Билгесез кеше, әби-карчыккка улының транспорт һәлакәтенә эләгүен, аңа җинаять җаваплылыгы янавын җиткерә. Моннан акча...
-
Алдауның яңа төре
12 октябрьдә 16 сәгать 30 минутта шәһәрдәге бер фатирга "Мин газ хезмәтеннән" дип бер ханым килеп керә. Газ плитәсен һәм колонкасын тикшергән кыяфәт ясый, тикшердем, дип документка кул куя. Тик ул чыгып киткәч, шунда эленеп торган чалбар кесәсеннән 13 мең сумга якын акча юкка чыгуы ачыклана. Әлеге "ялган" хезмәткәр йорттагы...
-
Алдарларга ышанмагыз!
Халыкны төрле юллар белән алдап, акчаларын алучы мошенниклар соңгы вакытта шәһәрдән авылга күчә башлады бугай. Алар белән күзгә-күз очрашучылардан редакциягә хатлар да килә башлады. Бер күңелсез хәл язып чыгам әле. 29 гыйнварда кичке сәгать алтыда капканы тыштан да, эчтән дә бикләп өйгә кердем. Хәзер беркем дә керә алмый, янәсе. Кермәс...
-
Лениногорскида тагын ике кешене алдаганнар
Бу юлы 1932 һәм 1942 елгы ике ханым алдакчы кармагына эләгә. Аларга шалтыратып, улларының полициягә эләгүен һәм коткару өчен зур күләмдә акча кирәк булуы турында хәбәр итәләр. Уйлап-нитеп тормый, берсе 80 мең, икенчесе 20 мең сум акчасын чыгарып бирә. Ә улларының берсе бу вакытта эштә, икенчесе өйдә булган икән. Иң...
-
Лениногорскида тагын бер кешене алдаганнар
Бу юлы 1931 елгы олы яшьтәге бер ханым мошенникларга 5 мең сум акчасын балконнан ташлый. Астан берәү акча сорап кычкыра. "Аның тавышы улымныкына шулкадәр охшаган", иде ди ул хокук сакчыларына. Биш мең сум акчасын ташлаганнан соң гына килененә шалтырата һәм алдануын аңлый. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
-
Хәбәр итегез!
4 майда 15.30 сәгатьтә шәһәрдә алдау очрагы теркәлгән. Әлеге җинаятьтә 35-40 яшьтәге хатын-кыз гаепләнә. Ул кыска кара күн курткадан, чәче - җилкәгә хәтле, кара төстә, кулында кара ялтырап торган шома сумка. Аның турында берникадәр мәгълүматы булганнарны, кичекмәстән 02, 2-72-20 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык һәм бүләкләү гарантияләнә.
-
“Алдар бабай” капчыгын аскан
Тирә-ягыбыз "алдар капчыклар" белән шыплап тулган. Берәр каян кемнеңдер алдануы турында ишетәсең дә, үз-үзеңә: "Юк, мин мондый ятьмәгә эләкмим. Җүләр түгел бит инде, ялган икәнлеге беленә", дип эре кыяфәт чыгарып әйтеп куясың. Ләкин юк шул, киресе килеп чыга. Шулай шәһәребездәге зур супермаркетның берсенә кергәндә, почмакта "MegaFon SIM-картасы. Телефоныңда 80 сум...
-
“Алдар бабай” капчыгын аскан
Тирә-ягыбыз "алдар капчыклар" белән шыплап тулган. Берәр каян кемнеңдер алдануы турында ишетәсең дә, үз-үзеңә: "Юк, мин мондый ятьмәгә эләкмим. Җүләр түгел бит инде, ялган икәнлеге беленә", дип эре кыяфәт чыгарып әйтеп куясың. Ләкин юк шул, киресе килеп чыга. Шулай шәһәребездәге зур супермаркетның берсенә кергәндә, почмакта "MegaFon SIM-картасы. Телефоныңда 80 сум...